Җәмгыять
28 декабрь 2021, 13:31

Алданган өлешчеләр тораклы булдылар

Бездә барлыгы төзелеп бетмәгән 111 йорт бар, 4 293 кеше фатир алуга ирешкән.

Алданган өлешчеләр тораклы булдыларАлданган өлешчеләр тораклы булдылар
Алданган өлешчеләр тораклы булдылар

28 декабрьдә Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында тематик киңәшмә үткәрде. Анда өлешчеләрнең хокукларын яклау буенча юл картасын үтәү, шулай ук автомобиль юлларында хәвефсезлек чараларын күрү турында фикер алыштылар.

БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов файдалануга тапшыру вакыты чыккан проблемалы йортларның төзелеп бетеп баруы турында сөйләде.

2021 елның 28 декабренә «долгострой» реестрына 111 йорт кергән, 4 293 кеше фатир алуга ирешкән. 80 йортның бу проблемасын өлешчеләр хокукларын яклау федераль фонды ярдәмендә хәл итү планлаштырыла. Шулардан 43е 2023 ел ахырына кадәр каралачак. Тагын 31 «долгострой» буенча компенсация түләүләре турында карар кабул ителгән – 3 млрд.сум бүленгән акчаны 1,6 мең кеше алуга ирешкән. Калган алты объект буенча карарны 2022 ел башында кабул итәргә планлаштыралар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас