

2022 елның 1 февралендә бурычлыларның керемнәрен приставлардан яклау бурычы куелган закон үз көченә керә.
Барлык керемнәрне дә түгел, әлбәттә – иң кирәген генә. Әлеге сумманы эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы итеп билгеләделәр: 2022 елда ул 13 793 сум тәшкил итәчәк. Урындагы яшәү минимумы югарырак булган төбәкләрдә (ә ул һәркайда төрлечә) исәпләрдә сакланып калачак акча күбрәк тә булачак әле.
Керемнәр автоматик рәвештә сакланмаячак, моның өчен гариза язып, суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә банк картасы яки керемнәр күчерелә торган исәп турында мәгълүматны теркәргә, шулай ук керем күләме һәм чыганагы турында мәгълүмат бирергә кирәк. Пристав табышны саклап калу таләбен тиешле карарда терки, банклар үз чиратында бу таләпне үтәргә тиеш булачак.
Югарыдагы кагыйдә барлык бурычларга да кагылмый – алимент түләү, җинаять ясап, сәламәтлеккә китерелгән зыянны түләттерү, мораль зыянны компенсацияләү, туендыручының үлеменә бәйле зыянны компенсацияләү, административ һәм суд штрафларын түләттерү кебек очраклар каралмый.