Җәмгыять
26 декабрь 2021, 08:40

Машина хакларын кем йөгәнләр?

Яки автосалондагы дилерларның башбаштаклыгын ник туктатмый дәүләт?  

Машина хакларын кем йөгәнләр?Машина хакларын кем йөгәнләр?
Машина хакларын кем йөгәнләр?

Автомобиль җитештерүчеләргә дәүләт субсидиясе бирелә башлагач, соңгы елларда машина хаклары чагыштырмача тотрыклы торган иде. Хөкүмәт “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дип исемләнгән махсус программалар кабул иткәч, күпләребез яңа машина сатып алу мөмкинлегенә ия булды.

Автомобиль җитештерүчеләргә дәүләт субсидиясе бирелә башлагач, соңгы елларда машина хаклары чагыштырмача тотрыклы торган иде. Хөкүмәт “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дип исемләнгән махсус программалар кабул иткәч, күпләребез яңа машина сатып алу мөмкинлегенә ия булды.

Урамнарыбыз 20-30ар ел буена кулланылышта булган, тутыгып-череп беткән машиналардан азат ителде. Әмма бу куанычлы күренешне онытырга туры килер, мөгаен, чөнки 2021 елда машина хаклары рәсми мәгълүматлар буенча 27 процентка арткан. Кабатлап әйтәм, бу рәсми саннар. Чынында исә хәлләр бөтенләй башкача. Исегездәдер, 1998 елдагы дефолттан соң 1 сум 6 доллар торган җирдән 26 сумга кадәр күтәрелде. Ул вакытта машина хаклары бер бүлмәле фатир бәясенә җитте. Ни кызганыч, бүген дә шундый ук хәл күзәтелә башлады. Русия базарында яңа автомобильләр кытлыгы машиналарны өстәмә җиһазсыз сатудан баш тарткан дилерлар кулын азат итте. Хәзер алар завод хакларын исәпкә дә алмыйча, теләгән хакны үзләре куярга сәләтле. Кыскасы, завод бәясенә 200 меңнән 1 миллион сумга кадәр өстәлә. Сатып алучылар кирәкмәгән, үзләре син сорамаган өстәмә җиһазлар куюдан тыш машинаны сатудан баш тартулары турында зарлануларын дәвам итә. Ни кызганыч, Русия законнары дилерларның үз белдеге белән өстәмә җиһазлар урнаштырып сатуыннан якламый. Хәзер автомобиль җитештерүчеләрнең рәсми сайтын ачып, нинди машинаның завод куйган бәясен бернинди авырлыкларсыз белеп була. Шул ук завод хаклары машина сатучы дилерлар сайтында да күрсәтелә. Тик сайтта машинаның хакы 2 миллион дип күрсәтелеп, аны 3 миллионга сатабыз дисәләр дә, дилерлар закон бозмыйлар булып чыга. Аларга автомобиль җитештерүчеләр дә бернинди басым ясый алмый, гәрчә машинаның хакын артык күтәрмәгәндә күбрәк сатылачагын аңлап торсалар да.

 Автомобиль базары эксперты, юрист Павел Карин ил буенча бу хәлнең агымдагы елның яз айларында башлануын бәян итә.

–       Хәзерге вакытта дилерларның гомуми көче җитештерүче заводларныкыннан күбрәк, автомобиль компанияләре моңа берничек тә тәэсир итә алмый. Мин беләм, барлык җитештерүчеләр дә моның белән риза түгелләр һәм бу хәлне үзгәртергә телиләр. Дилерлар ясалма дефицит тудыра. Алар машина сатып алырга теләүчеләрне автомобиль базарында кризис, шуңа машиналар бик сирәк килә, дип алдыйлар.  Пандемия чорында автомобильләрнең азрак җитештерелүе белән мин килешәм һәм бу чынлап та шулай. Тик дилерлар, үзләренең ишек аллары һәм салоннары яңа машиналар белән тулы булган очракта да, шундый җавап бирәләр. Килгән кешеләргә, сез сайлаган машина 3-6 айдан соң гына киләчәк, дип ялган хәбәр җиткерәләр. Шундый машина аласыгыз килсә, 30 мең сум түләп, аны броньлап куярга кирәк, дигән тәкъдим ясыйлар. Килү белән машина сатып алып кайтып китәрмен дигән кешенең кәефе кырыла, әлбәттә. Салон хезмәткәре исә, бәлки, машина иртәрәк тә килер әле, без сезгә хәбәр итәрбез, тик аның хакы югарырык булачак инде, дип озатып кала.

Салоннан яңа машина сатып алган кешеләр белеп тора, сату-алу килешүендә бәяләр буенча кечкенә хәрефләр белән искәрмәләр куела. Анда машинаны кайбер өстәмә җиһазлар белән сату мөмкинлеге күрсәтелә һәм соңгы бәя дилер белән килешенергә тиеш дип тә өстәлә. Элегрәк бу искәрмәләрдә машинаның максималь сату бәясе күрсәтелә иде. Һәм шушы хактан югары күтәрә алмадылар. Автомобиль җитештерүчеләр моңа кадәр сатучы салонга кайсы машинага нинди сорау булуга карап, 5-10 процент түләп килделәр. Мисал өчен, заводтан машина 1 миллион сум дип кайтса, шуның 50-100 меңе турыдан-туры автосалонга күчерелде. Бүген алар заводтан төшкән акчаны да ала, моның белән чикләнмичә, өстәмә җиһазлар куйдык дип, берничә йөз меңгә хакын арттырырга да хокуклы. Закон бу башбаштаклыкны чикли алмаганын күреп, сатып алучылар дилерлар өстеннән шикаятьләр язып Роспотребнадзор ишек төбен таптарга мәҗбүр.

Автосалоннарның бу кыланышларын күреп торган җитештерүчеләр машиналарын онлайн сатарга карар итәләр. Автомобиль компанияләре онлайн сатуны башлап җибәрүләренә карамастан, бүген җитештерүчеләрдән машина сатып алу бик кыен. Машина алырга теләүчеләрнең 90 процентын шул ук дилерлар эләктереп ала икән. Мисал өчен, Рено компаниясе сату буенча үз схемасын тәкъдим итә. Сатып алучы заводның сайтына кереп үзенә кирәк модельне сайлый һәм броньлый. Шуның белән заводның сату бәясе дә билгеләнә. Дилер кемнеңдер машина броньлавын күрә һәм бу кешегә шалтыратып, килегез, сезнең белән беренчел килешүне төзибез, дип чакыра. Кеше бернинди шикләнүләрсез барып килешү төзи. Алай гына да түгел, шул машинаны броньлыйм дип 10-30 мең сум акчасын да түләп китә. Шулай итеп, завод белән бәйләнеш чылбыры өзелә. Чөнки ул заводның шәхси сылтамасы булган хатны көтәргә тиеш. Анда машинаның соңгы бәясе һәм китерү вакыты күрсәтелә. Сатып алучы хатны көтеп тормыйча дилерга бара һәм алар файдасына килешү төзегән булып чыга. Шулай итеп тә кешене төп башына утырта бүген автосалоннар.

Рено һәм Хундай белән беррәттән, Ниссан компаниясе дә онлайн сату буенча күргәзмә залы ачылуы тырында игълан итте.

Елгыр сатып алучылар машиналар өчен чираттагы урыннарын сатып акча эшли башлаганнар. Алар: “Ярты ел буена машина килгәнен көткән арада аның хакы тагын да күтәреләчәк, миңа 1 атнадан килә, алып калыгыз”, – дип үз чиратларын саталар. Сатып алучысы булганда сатучы һәрчак табыла, әлбәттә.

Югарыда язганнар коры саннар гына булып калмасын өчен үзем белән булган маҗараларны да сөйләп үтим. Быел май аенда, яңа машиналар кайтуы азаюын ишеткәч, автосалонга юлландым. Исәбем өч ел элек шушы ук салонда алган машинамны тапшырып яңа һәм зуррагын алу иде. Машиналар сирәк килә, алырга уйласагыз, 3 ай көтәргә һәм броньга 30 мең сум түләргә кирәк, диделәр.

Броньга түләп, көннәр үткәнен саный башладым. Мин сайлаган машинаның хакы ул вакытта 1 миллион 380 мең сум иде. Вакыты-вакыты белән шалтыратып, сайлаган машинаның кайчанрак килүе белән кызыксынып тордым. Әмма машинаның хаклары арта, машинаны 6 ай көтәргә туры килү дә бар, дип күңелне төшерделәр. Җан тынычланмагач, берничә тапкыр автосалонга да барып әйләндем. Ничә барсам да, зур “Автовоз”лардан яңа машиналар бушаталар, салон эче дә, ишек алды да машина белән тулы. Тик миңа дигәне генә юк. Шул вакытта ук, сез сайлаган кебек модель юк, шундый ук, ләкин өстәмә җиһазлар урнаштырылганы бар, дип мине кодалый башладылар. Алар мине кызыксындырмый дип борылып китә тордым. Август азагында, ниһаять, сезнең машинагыз килде, дип шалтыраттылар. Ул вакытта машинаның рәсми сайттагы хакы 1 миллион 540 меңгә җиткән иде инде. Бер ният иткәч, аласы килә бит. Автосалонда елмаеп каршы алдылар. Чөнки берничә тапкыр килеп, өч ел буена шушы ук дилерда машинаны гарантия буенча техник тикшерү үткәргәч алар миңа, мин аларга яхшы таныш кебек булып беткән идек.

Салонда чынлап та мин заказ биргән машина тора, төсе дә мин сайлаган. Якынрак килеп карасам, хакы 2 миллион 46 мең сум дип язып эленгән. Бүген аның хакы 1 миллион 540 мең сум тора, нигә аны 506 меңгә арттырып куйдыгыз, дип сорадым. Өстәмә җиһазлар куйдык, шуңа күрә артык” диделәр. Соң мин бер нәрсә дә куярга кушмадым бит, әйткән хәлдә дә бу җиһазлар (сигнализация, ковриклар, арткы пыяланы карайту, картерны саклагыч) 50-60 мең сумнан артмый, дип сорадым. Машиналар сирәк килә, безгә дә акча эшләргә кирәк, дип акландылар. Сез автосервис түгел, ә автосалон, сез машина сатудан акча эшлисез, завод сезгә аның өчен акча бүлә, дидем. Сайтта торган хак буенча кулакча түлим дә бүген үк алып китәм, дим. Кулдан акча түләсәгез, 200 меңгә кыйммәтрәк була, кредитка алсагыз гына инде, диләр. Мин моңа бөтенләй аптырап калдым. Чөнки әлеге машинамны алганда барлык сумманы кулдан түләгәнгә куанып, рәхмәтләр әйтеп калганнар иде. Хәзер башлыча банклар белән эшлибез, кредитка алсагыз, очсызгарак төшә, дип ышандырырга тырыша болар мине. Кредитның файдага булганын кемнең күргәне бар, дигән соравыма берсе дә җавап бирмәде. Соңыннан, банкта эшләгән бер танышымнан сорагач, кредитның кемгә файдасы барлыгын яхшы аңладым. Машина сатучы менеджерлар башта ук машинаны кредитка алуны тәкъдим итәләр. Бу сезгә түгел, ә менеджерларга уңай шартлар тудыра. Кайбер банклар кредит алырга күндергән өчен менеджерларга акча яки бүләкләр белән ришвәт биреп, көндәш банклар белән көрәшәләр икән. Автосалонда банк хезмәткәрләре дә утыра, менеджер сезне турыдан-туры үз файдасына булган банк хезмәткәре янына алып киләчәк. Алар сезгә төрле банкларның процентларын кәгазьдә чыгарып күрсәтәчәк. Әмма кәгазьдә аларның банкы иң түбән процент белән иң яхшы шартларда кредит бирә булып чыга. Кайда да утырталар, җәмәгать. Ни өчен шулай?

 P.S. Рәсми мәгълүматлар буенча, машина хаклары 27 процентка үсте диләр. Мин сайлаган машина май аенда, 1 миллион 380 мең, август аенда, 1 миллион 540 мең, декабрь аенда 1 миллион 800 мең тора. 15 декабрьдә махсус рәвештә салонга барып алар күпмегә сатканнары белән кызыксындым. Автосалонда ул 2 миллион 419 мең сумга куелган. Кеше ышанмас дип телефоныма төшереп тә алдым.

Фото:autonews.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас