

КФУга ректор вазифаларын башкаручы билгеләнде.
Кулга алынган ректор Илшат Гафуров әлегә үз гаебен танымый.
КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп профессор Дмитрий Таюрский билгеләнде. «Татар-информ»га билгеле булганча, Илшат Гафуров белән тикшерү эшләре бару сәбәпле, шундый карар кабул ителгән. Таюрский университетта фәнни эшчәнлек буенча проректор булып эшли, дип яза “Татар-информ”.
КФУ ректоры Илшат Гафуровны Мәскәү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 21 декабрьдә тоткарлаган. Мәскәүнең Басман суды тикшерүче үтенече буенча аны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына ала.
Кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров гаебен танымый.