Җәмгыять
23 декабрь 2021, 16:50

Әзерләнә башлыйбызмы?

Уфаның юбилеен үткәрү турында Путинның җавабын ишеткәч, Хәбиров нәрсә дигән?

Әзерләнә башлыйбызмы?Әзерләнә башлыйбызмы?
Әзерләнә башлыйбызмы?

Матбугат конференциясендә Путинга Уфаның юбилеен үткәрүдә өстәмә ярдәм булырмы дигән сорау бирелде. Путин исә: "Монда өстәмә ресурслар кирәк түгел. Бүлеп бирелгән акчаны тотарга, һәм Уфа юбилейга матур итеп әзерләнсен өчен акчаны дөрес бүләргә генә кирәк. Өстәмә акчалар турында да уйларга була", - дип җавап бирде.

Республика башлыгы Радий Хәбиров та Путинның җавабын ишеткәч, үз фикерен җиткерде:

 - Уфаның 450 еллыгына ил Президенты Указы белән федераль статус бирелгән инде, федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты бар. Моның өчен Владимир Владимировичка зур рәхмәт, чөнки бу бөтенләй башка статус бирә. Бу чара федераль дәрәҗәгә әверелә. Президент августта республикага килгәч, үзебезнең проектларга ярдәм итү мәсьәләсе буенча да фикер алышкан идек. Президент карарларны тиз кабул итә. Без Көрәш сараен 2024 елга төзи башлыйбыз һәм моңа федераль казнадан 1,1 млрд.сум бар. Русия Президенты ярдәм итәргә әзер, шуңа күрә дә Уфаның 450 еллыгын лаеклы каршыларбыз дип ышанам, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Шулай ук ул Башкортстан башкаласында хоккей буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру мөмкинлеге турында да фикерен җиткерде. - Әлбәттә, бу бик шәп. Спорт, мәдәни һәм башка төрле чараларны без мөмкин кадәр күбрәк үткәрү яклы. Хоккей турында әйкәндә, Зорге урамындагы Уфа хоккей сараен реконструкцияләү идеясе бар.Төзекләндергәч, гариза бирү планында үзебезне ышанычлырак хис итәрбез дип уйлыйм. «Уфа-арена» - чыннан да, иң яхшы боз сарайларының берсе. Идея яхшы. Журналист сорау биргән икән һәм Президент бу мөмкинлекне кире какмаган икән, димәк, безгә алга атларга кирәк, - диде ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас