

Уфада берничә уку йортыннан студентларны һәм укучыларны эвакуацияләделәр – мәгариф учреждениеләренә ашыгыч хезмәтләр килеп җитте.
Ачыграк итеп әйткәндә, 22 декабрьдә Уфа дәүләт авиация-техник университетының барлык корпусларыннан студентларны һәм хезмәткәрләрны ашыгыч эвакуацияләделәр. Бинада янгын сигнализациясе эшли башлаган. Нәтиҗәдә, студентларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Шушы ук вакытта 91нче санлы гимназия бинасыннан да укучыларга һәм укытучыларга чыгып китәргә туры килгән. Алай гына да түгел, соңрак 1нче лицейда, 3нче һәм 39нчы гимназияләрдә, шулай ук 44, 41, 18, 126, 5 һәм 35нче уку йортларында, Уфа авиация техникумында сигнализация эшли башлаган. Балалар мәктәпләрдән рюкзакларын һәм шәхси әйберләрен калдырып, урамга йөгереп чыккан. Кемдер алмаш аяк киемен дә киеп өлгермәгән. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, хокук саклау органнарына Уфаның мәгариф оешмаларында шартлаткыч җайланмалар салынуы турында хәбәр килгән булган.