Җәмгыять
23 декабрь 2021, 15:57

Путинның 17нче зур матбугат конференциясе узды

Ул 3 сәгать 56 минут дәвам итте.

Путинның 17нче зур матбугат конференциясе уздыПутинның 17нче зур матбугат конференциясе узды
Путинның 17нче зур матбугат конференциясе узды

Бүген Русия Президенты Владимир Путинның 17нче зур матбугат конференциясе булды. Ул 3 сәгать 56 минут дәвам итте. Бу вакыт эчендә чит ил, федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре 43 сорау биреп өлгерделәр.

Журналистларның кайберләре берничә сорау бирә алды. Уфадан БСТ каналы корреспонденты Гөлназ Хәйбуллина да бу конференциядә катнашты һәм Владимир Путинга сорау бирде. Гөлназ дәүләт башлыгыннан Уфаның 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә өстәмә федераль финанслау һәм Башкортстан башкаласында хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлеге турында сорашты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас