Җәмгыять
23 декабрь 2021, 09:25

МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АСЫЛЫН АКЛАП

МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АСЫЛЫН АКЛАПМӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АСЫЛЫН АКЛАП
МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АСЫЛЫН АКЛАП

Күктә кояш, җирдә тормыш,

Гел шулай булсын иде.

Балаларның йөзләре дә,

Нурланып торсын иде.

Әгъдәл Низаев

Яңа ел бәйрәмнәре-гадәттә һәрбер кеше өчен тылсым, могҗизалар вакыты. Сабыйларны сөендерү, шат кәеф, күңел күтәренкелеге бүләк итү–үзебездән тора. Балалар гына түгел, үзебез дә яратып көтәбез бәйрәмне, ышанычлар баглыйбыз.

 Әлшәй районының Раевка балалар приютында тәрбияләнүче балаларны сөендерү-шатландыру, күчтәнәчләр тапшыру, алар белән аралашу максатындагы изге уй-ниятләр белән 19 декабрь көнне юлга чыктык.  Көн матур, һава торышы яхшы булды. Бер төркем фикердәшләр, теләктәшләр–хәйрия оешмалары вәкилләре, волонтёрлар һәм оештыручы Эллина Ихсанова бергә җыелып барып, үсмерләргә  Яңа елга багышланган күркәм, мавыктыргыч, әкияти программа бүләк иттек.

Тәрбияләнүчеләр шау-гөр килеп Кыш бабайга хатлар язганнар, рәсемнәр төшергәннәр. Яшь дусларыбыз Кыш бабай, Карсылу һәм мультфильм геройлары белән очрашуны зарыгып, түземсезлек белән көтеп алганнар иде. Артистлар да сынатмады, рольләргә оста кереп, гримнар салып уйнадык.

 Балаларның иң зур хыяллары – ул гаилә учагында тәрбия алу, әни-әти назын, калеб җылысын татып үсү. Әлбәттә, тәҗрибәле һәм җан халәтләрен, йөрәк мәрхәмәтлеген өләшүче педагоглар һәрчак  курчалап тора аларны.

 Без, үз чиратыбызда, миһербанлы ярдәмчеләр, волонтёрлар тапшырган аерым, шәхси бүләкләрне дә тапшырдык. Изге җанлы Наталья ханым Галиуллинаның балалар өчен чәй табынына әзерләгән күчтәнәчләрен дә җиткердек.

Чара фотосессия белән тәмамланды. Бу очрашу һәрберебездә иң гүзәл истәлекләр калдырды, дип яза безгә авторыбыз Юлай Низаев.

МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АСЫЛЫН АКЛАП
МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АСЫЛЫН АКЛАП
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас