Җәмгыять
22 декабрь 2021, 16:23

Техник тикшерү мәҗбүри булмаячак

 Дәүләт Думасы шәхси машиналарны тикшерүне юкка чыгарды, ләкин коммерция машиналары өчен ул калды.

Техник тикшерү мәҗбүри булмаячакТехник тикшерү мәҗбүри булмаячак
Техник тикшерү мәҗбүри булмаячак

Дәүләт Думасы депутатлары шәхси куллануда булган транспорт чараларын мәҗбүри техник тикшерүне бетерү турындагы закон проектын өченче укылышта кабул иттеләр. Проект закон буларак гамәлгә керә. Ләкин, коммерция машиналары: таксилар, автобуслар һәм йөк машиналары өчен техник тикшерү мәҗбүри булып кала. Шулай ук, 4 елдан узган машиналарны сатканда һәм сатып алганда яңа хуҗаны теркәү вакытында техник тикшерү мәҗбүри таләп булып булачак.Шул ук вакытта машина йөртүчеләр үз теләкләре буенча техник тикшерү үткәрә алачак.

Чыганак:tass.ru

Фото:tass.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас