Җәмгыять
22 декабрь 2021, 16:15

Лихачларны шунсыз тыеп булмаячак

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган кешеләр җинаять җаваплылыгына тартырылачак.

Лихачларны шунсыз тыеп булмаячакЛихачларны шунсыз тыеп булмаячак
Лихачларны шунсыз тыеп булмаячак

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укуларда саксыз йөртүчеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган өчен җаваплылыкны арттыру турындагы законны хуплады. Җинаять һәм җинаять-процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертелә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның кайберләре юлларда зур тизлек өчен административ җаваплылык белән тукталмыйлар. Мондый кешеләр еш кына юл йөрү кагыйдәләрен янә бозалар, шуның белән гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч аварияләр тудыралар. Шуңа бәйле рәвештә, элек административ җаваплылыгы булган һәм сәгатенә 60 яки аннан да күбрәк километр тизлек белән машина йөртү өчен хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләрне, каршы як юлга чыгучыларны, яки трамвай юлларынан хәрәкәт итүчеләрне җаваплылыкка тартырачаклар.

Мондый хокук бозулар өчен 200 – 300 мең сум штраф, максималь җәза буларак, 2 елга кадәр (колония) иректән мәхрүм итү каралган.

“Бердәм Русия” фракциясе рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин кайбер административ хокук бозуларның җитди һәлакәткә китермәвен, ләкин алар системалы рәвештә кабатлануын искәртте.

“Кызганычка каршы, юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә бу системалы. Хәвефле машина йөртүчеләр проценты күп түгел, ләкин шулай да бу өлкә бик сизгер. Бу турыдан-туры безнең һәрберебезнең гомеренә һәм сәламәтлегенә тәэсир итә. Һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләр саны елдан-ел кими бара, ләкин, әле булса, бик югары булып кала. Бу безне җитди чаралар күрергә мәҗбүр итте ", - дип ассызыклады парламентарий.

Дмитрий Вяткин белдергәнчә, катгый чаралар ким дигәндә бер гомерне саклап калса да, алар кабул ителергә тиеш иде.

Чыганак:rg.ru

Фото:rg.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас