Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2021, 16:00

Башкортстаныбызның матур урыннарын күрегез!

Туристик кешбэк программасын 2022 елда да озайталар.

Башкортстаныбызның матур урыннарын күрегез!
Башкортстаныбызның матур урыннарын күрегез!

 Башкортстаныбыз  кышын  бигрәк  тә  матур. Кар каплаган таулар, бозлы мәгарә сыннары, әкияти урманнар..

Чаңгыда шуарга, кайнар глинтвейн эчәргә, борынгы авыллар тарихына чумарга, ихтыяр көчен күтәрергә урын бар. Без кышын Башкортстанда булырга тиешле урыннардан сайладык. Карагыз, ләззәтләнегез, ял һәм каникулларны планлаштырыгыз.

Безнең дә туган җиребезне яратучылар өчен яхшы хәбәребез бар. Туристик кешбэк программасын 2022 елда да озайталар. Исегезгә төшерәбез, программа шартлары буенча тотылган акчаларның 20 процентын кире кайтарырга мөмкин.

2022 елда туристик кешбэкны ничек алырга?

1. «Мир» түләү системасының лояльлеге программасында «Мир» картасын теркәгез;

2. Сайлап алынган туроператор, агентлык, отель яки агрегатор сайтында сәфәр өчен түләгез;

3. Сәяхәт өчен программа гамәлдә булган чорда 2022 елның 18 гыйнварыннан 12 апреленә кадәр түләргә кирәк;

4. Сәяхәтне 2022 елның 18 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр теләсә кайсы төбәккә планлаштырыгыз;

5. Круизга навигация ачылганнан соң китәргә һәм 2022 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча кире кайтырга мөмкин.

Мөһим! Акчаны кире кайтару Программада катнашкан партнерлар сайтларында гына мөмкин. Катнашучылар исемлеге Русия #мирпутешествий программасының рәсми порталында бар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: