+28 °С
Болытлы


Бүген иртәнге тугызынчы яртыда Туймазы районының Николаевка авылында 61 яшьлек водитель "Hyundai Elantra" автомобилендә ике җәяүлене бәрдергән.
Фаразлар буенча, җәяүлеләр юл читеннән китеп барган булган һәм аларның киемендә яктыртуны кайтаргыч билгеләр булмаган.
Кызганычка каршы, 63 яшьлек хатын алган яралардан урында ук үлгән, ә аның 30 яшьлек кызы дәваханәгә озатылган. Әле тикшерү эшләре бара.
Фото: admsud.ru/omvd