Җәмгыять
18 декабрь 2021, 17:41

Зианчуралар машина бүләк итә

Төзелеш материаллары кибете лотерея уйнаткан.

Зианчуралар машина бүләк итәЗианчуралар машина бүләк итә
Зианчуралар машина бүләк итә

Зианчура районындагы «Стройка» төзелеш материаллары кибете район мәдәният йорты залында клиентлары арасында зур бүләкләр өләшкән. Залда алма төшәрлек урын да булмаган. Анда Күгәрчен һәм Зилаир районында яшәүчеләр дә җыелган. Башта кечкенә призлар бирелгән, иң зурлары, "десерт өчен" калдырылган. Кер юу машинасы, савыт-саба юу машинасы, газ плитәсе, шашлык пешерү корылмалары һәм башка электр приборлары бүләк ителгән, аннары инде автомобиль. Җиңүчеләрне район хакимияте башлыгы котлаган.

Чыганак:zianzori.ru

Фото:zianzori.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас