Җәмгыять
17 декабрь 2021, 12:02

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен форум узачак

Ул 20 декабрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен форум узачакСәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен форум узачак
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен форум узачак

Уфада "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү: техник чаралар, инновацияләр, хезмәт күрсәтүләр" күргәзмә-форумы узачак.

20 декабрьдә Конгресс-холла мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләүгә багышланган махсуслаштырылган форум узачак. Чараны "Башкортстан Республикасында һәркемгә уңайлы мохит" республика программасы кысаларында БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра. Чара барышында «Реабилитация», «Абилитация», «Интеграция», «Коммуникацияләр» темалары буенча социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыручы, реабилитацияләүнең техник чаралары җитештерүче оешмалар белән зур күргәзмә узачак.

Тернәкләндерүнең техник чараларын күрсәтүдән тыш, күргәзмәдә бик бай эшлекле программа: фикер алышу, мастер-класслар, уңайлы мохит формалаштыру проблемалары буенча түгәрәк өстәлләр узачак. Чара кысаларында беренче тапкыр түгәрәк өстәлдә сирәк (орфан) авырулары булган кешеләрне реабилитацияләү мәсьәләсе күтәрелә.

Моннан тыш, мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләре эшләгән әйберләр күргәзмәсе кысаларында «Киртәләрне җимереп» дигән инклюзив төбәкара балалар иҗаты фестиваленең Гала-концерты узачак.

Күргәзмә-форум 10.00 сәгатьтә башланачак һәм 17.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

https://socialrb02.timepad.ru/event/1875861 Керү өчен һәркемнең вакцинация турында сертификат куар-коды булырга тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас