Җәмгыять
17 Декабря 2021, 13:26

Радий Хәбировның улын кем башкортча өйрәтә?

Радий Хәбиров: "Бала туган телен кечкенәдән белеп үсәргә тиеш!"

Радий Хәбировның улын кем башкортча өйрәтә?Радий Хәбировның улын кем башкортча өйрәтә?
Радий Хәбировның улын кем башкортча өйрәтә?

Без башкорт телендә сөйләшергә оялуыбызны җиңәргә тиеш, кызганычка каршы, күпләребездә ул бар, диде республика башлыгы Радий Хәбиров «Ана теле – изге аманат» проекты кысаларында үткән әти-әниләр Форумында.

«Уртанчы улымның нянясы бар, ул Белорет районыннан. Без аны озак эзләдек, сайладык. Няня башкорт телендә иркен сөйләшә һәм әлбәттә, улымны да өйрәтә. Улым белән башкортча сөйләшә башласам, ул нигәдер ояла. Бу оялчанлыкны балачактан ук юк итәргә кирәк. Без үзебезне башкортлар итеп хис итәргә тиеш һәм бер - беребез белән туган телдә сөйләм телендә генә булса да сөйләшә белергә тиеш», - диде Радий Хәбиров.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас