Җәмгыять
17 декабрь 2021, 16:09

Күрәбез, беләбез, ләкин алданабыз

Бәйрәм көннәрендә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Күрәбез, беләбез, ләкин алданабызКүрәбез, беләбез, ләкин алданабыз
Күрәбез, беләбез, ләкин алданабыз

Елгырлар һәр яңалыкны файдаланып калырга өйрәнгән. Һәр яңа әйбер ачыкланганчы, аның турында төгәл һәм дөрес мәгълүмат киң катлам халыкка барып ирешкәнче кемдер кесәсен калынайтып өлгерә. Шундыйлардан алданганнар безнең Башкортстанда да шактый.

Республика Эчке эшләр министрлыгының докладында мошенниклар корбаннары турындагы хәбәрләр гадәти булып китте, кайбер көннәрдә аларның саны 10га җитә.  Елгырларның ничек эш итүләре хакында әледән-әле язып торабыз, әмма якташларыбыз барыбер алдана.

Кредит тарихы

Иң еш очрый торган схема “банк хезмәткәре” булып шалтырату. “Кемдер сезнең исемнән кредит алырга тырыша” дигән сүзләр күпләрне куркуга сала һәм гипноз кебек тәэсир итә.

Мәсәлән, 43 яшьлек Нефтекама кешесе “банк хезмәткәре” кушуы буенча 790 мең сумлык кредит ала һәм 650 меңен аңа күчерә. Стәрлетамакта яшәүче 42 яшьлек кеше шулай ук “банк хезмәткәре” кушкан исәпкә 2 миллион сум күчереп куя. Шул рәвешле Ишембай кешесе дә 700 мең сумын югалта. Күп тә үтми, аның исеменә тагын 1 миллион 300 мең сумлык кредит алынганлыгы билгеле була. Уфада яшәүче 80 яшьлек апа “банк хәвефсезлеге хезмәткәре”нә 1 миллион 500 мең сум күчерә. Башкалабызда яшәүче 70 яшьлек бер апабыз барсын да уздырып җибәргән. Ике ай дәвамында ул “банк хезмәткәренә” берничә тапкыр күчерү юлы белән 2 миллион 500 мең сумын озата. Аптырарлык хәл: 2 ай дәвамында акча күчергәндә аңа киңәш бирерлек, туктатырлык бер якын кешесе дә, танышы да, күршеләре дә булмадымы икән? 

Үзенең үҗәтлеге белән Октя-брьский шәһәрендә яшәүче укытучы күпләрне хәйран калдырды. Ул өч кредит алып, мошенникларга 2 миллион 300 мең сум акчасын күчергән. Бу “хәйрия” марафоны күпме дәвам итәр иде икән, ярый бәхетенә аңа дүртенче кредит бирүдән баш тарталар. Укытучы кеше дә шулай алдангач, өлкән яшьтәге апа-абзыйларны сөйләп торасы да юк.

Телефон мошенниклары

 Алдарлар кулга акча төшерүнең ысулларын уйлап табып кына тора. Банк картасыннан акча урлауга бәйле җинаять очраклары да елдан-ел арта. Чишмәдә яшәүче бер якташыбыз да алар элмәгенә каба.

–       Мошенникларның ничек эш итүен белә идем, бу турыда укыганым да булды, әмма алар кармагына эләгермен дип уйладым. Бу хәл минем белән булмас дияргә ярамый икән. Ул көнне эшкә чумып утырганда телефон шалтырады, тагын кредит яки башка берәр нәрсә тәкъдим итәләрдер, дигән уй үтте. 8-495-867-00-04 номерыннан бер егет шалтыратып Саклык банкының Мәскәүдәге үзәк офисы хезмәткәремен, дип үзе белән таныштырды. Банк картасы номерын да, пин-кодны да сорамады. “Безгә шундый мәгълүмат килде, кемдер сезнең исемнән башка банктан 345 мең сум күләмендә кердит алу өчен заявка биргән. Моны сез эшләдегезме?” дип сорау бирде ул.

Әлбәттә, “юк”, дип җавап бирдем. Минем банк картасы турындагы мәгълүматларны кайдан алырга ихтимал булуга бәйле тагын берничә сорау бирелде. Мин күптән түгел интернет-кибет аша акча түләгән идем, шуны әйттем. Шуннан соң “банк хезмәткәре” минем исемнән кредит алу өчен бирелгән гаризаны банк хупламасын, акча бирүдән баш тартсын өчен ашыгырга кирәк, шул вакытта акча мошенникларга китмәячәк, дип аңлатты. Һәм миңа уйларга да вакыт бирмичә: “Сезнең кредит түлисегез килмидер бит? Хәзер алар акча алачак, сезгә түләргә туры киләчәк. Тагын бер кердит алу өчен тиз арада гариза язарга кирәк, чөнки банк аны 15 минут эчендә карый” дип куркыта ук башлады. Әңгәмә “Ватсап”ка күчте, моны телефоннан  шалтырату вакытының чикле булуы белән аңлатты. Ул кушкан барлык шартларны үтәгәч, минем гаризамны караганчы 15 минут та үтмәде, банк миңа кредит бирүне хуплады, сез намуслы түләүче дигән хәбәр килде. Ул миңа бу хәл турында беркемгә дә әйтмәскә кушты. Саклык банкы бүлеге хезмәткәренә мөрәҗәгать итмә (янәсе, кайбер мәгълүматларны мошенникларга алар биргән), дип кисәтте ул. Бәхеткә, хезмәттәшләрем безнең сөйләшүнең бер өлешен ишетеп калганнар һәм мин алар киңәше буенча якындагы Саклык банкы бүлегенә йөгердем. Тагын бәхеткә дип әйтим инде, вакытында килергә өлгердем, минем исемгә кредит алуга юл куймадым.

 Күптән түгел мошенниклар яман шеш белән  авырган дүрт яшьлек баланы дәвалау өчен банк исәбенә җыелган акчаны урлаганнар, ата-анасы дәвалау һәм савыктыруга миллионга якын акча җыйган булган. Тик баланың әнисенә “банк иминлеге хезмәте”ннән шалтыратып, кемдер сезнең исемнән кредит алырга уйлый дип, банк исәбен тикшерү өчен код сораганнар. Ул “банк хезмәткәре” кушканнарны эшләү белән картадагы акчалары тиененә кадәр юкка чыккан. Болары инде бөтенләй вөҗдансыз кансызлар...

– Зинһар истә калдырыгыз: сезгә беркайчан да банктан шалтыратмаячаклар. Әгәр дә банктан шалтыратабыз, дип сүз башла-салар, телефонны бөтенләй сүндереп кую хәерле.

Мошенниклар күбрәк 495 һәм 499 саннары белән башланган телефон номерыннан шалтыратып, “банк иминлеге хезмәте” дип сүз башлый. Игътибарлы булыгыз, бу саннарга башланган телефон номерын күрү сездә шунда ук шик уятырга тиеш. Җинаятьчеләр корбаннарына шалтыраталар да, ул трубканы алгач, өзеп куялар. Берни абайламыйча, кеше үзе үк “Кем икән бу” дип, мошенникларга шалтырата.  Ә аннан соң барысы да элекке схема буенча, – ди белгечләр. Быелның беренче кварталында гына да мошенниклардан килгән зыян 2 миллиард 900 миллион сумны тәшкил итә. Алар иң күп куллана торган алым –телефон аша ялган юл белән яшерен мәгълүматлар алырга тырышу. Бу вакытта беренче киңәш – “әйе” яки “юк” дип әйтмәү.

Әгәр телефоннан шикле сөйләшү котылгысыз икән, озын җөмләләр белән сөйләшү яхшырак. Мәсәлән, “Фәлән Фәләновичны ишетергә буламы” дигән сорауга белгечләр: “Әйе, дип түгел, тыңлыйм сезне, нинди сорау буенча шалты-ратасыз?” дип җавап бирергә киңәш итә. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы Интернет-мошенниклар арта баруын да кисәтә. 2021 елның 9 ае эчендә генә дә 5 меңнән артык шундый очрак теркәлгән. Шуларның 700 е генә ачыкланган. Якташларыбыз, бигрәк тә пандемия башлангач, Интернеттагы белдерүләргә ыша-нып үзләренә кием-салым яки заманча телефоннар һәм башка йорт техникасы кайтарта башладылар. Моның өчен алдан акча күчерәләр, тик аларга кайчак заманча техника урынына кирпеч (авырлык өчен) кисәкләре салынган тартмалар килә.

Соңгы елда “Тик-ток” челтәре зур үсеш алды. Инде аны кулланып та мутлаша башлаганнар. Мисал өчен, шушы көннәрдә Уфада яшәүче 58 яшьлек ханым “Таро” буенча кәрт ачам дигән игълан буенча мөрәҗәгать итеп отыла. Видеоязма авторына кызының саулыгын ныгытуны сорап 550 сум акча күчерә.  Соңрак кызының кияү кеше белән аралары яхшырсын дип кәрт ачтыра. Аннан соң гаиләдәге башка проблемалар буенча кәрт ачтырулар дәвам итә. Шулай итеп ханым 800 мең сум акчасыннан колак кага.  Шуннан соң гына аңына килә.

Компенсация алырга ярдәм итәбез, диючеләргә ышанмагыз!

Соңгы ике елда ил җитәкчесе боерыгы белән Хөкүмәт күп кенә матди ярдәм чаралары булдырды. Моны да үз файдасына кулланырга теләүче мошенниклар күбәйгән. Алар, дәүләт ярдәмендә каралган акчаларны күчерәбез, банк картасы саннарын һәм кодын җибәрегез дип, сезнең картагызда булган акчаларны урлыйлар.  

Тиздән озайлы бәйрәм көннәре җитәчәк. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы бу чорда бик игътибарлы булырга өнди. Бәйрәм көннәрендә күпчелек халыкның зиһене таркау була, моңардан файдаланып калырга теләүчеләр аеруча күп булачак, дип искәртә министрлык.

Ничә еллар дәвамында болар турында сөйлибез, язабыз, телевизордан күрсәтәбез, әмма алданучылар саны кимеми. Бүген без якын туганнарың да һәрчак ярдәм кулы суза алмаган вәзгыятьтә яшибез. Шул вакытта нинди чит кеше сезгә ярдәм итәргә ашкынып торсын инде? Юктан ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табыла икән, сездә шунда ук шик уянырга тиеш. Шуны, зинһар өчен, онытмыйк!

P.S. Русия Үзәк банкы шикле дип табылган акча күчерүләрне ике көн дәвамында тоткарлап торуны кертергә уйлый. Мошенниклык матдәсе буенча хөкем ителүчеләрнең аерым исемлеге төзелгән. Шикле акча күчерү операцияләре эшләнсә, беренче чиратта шушы исемлек каралачак. Акча күчерүне ике көн дәвамында тоткарлап торган арада хата эшләгәннәрен аңлаган кешеләр банкка үзләре мөрәҗәгать итәчәк. Шулай итеп, күп кенә кешеләрне ялгыш адымнан саклап калып булачак, диләр Үзәк банк белгечләре.

Фото: aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас