

Башкортстанда җир участокларының бәясе арта. Пандемия чорында участок бәяләре 33% ка кыйбатланды: республикада шәхси торак төзелеше өчен уртача бер сутый җир 59 мең сум торСа, Уфа һәм Уфа районында – 174 мең сум, диләр экспертлар.
Участок хакларының артуы халыкта җиргә ихтыяҗ арту белән аңлатыла. Бер сүз белән әйткәндә, шәхси йортта яшәргә теләүче гаиләләр саны артканнан-арта бара.
Үз йортың булу әйбәт, дуслар, әмма шәхси торак төзү өчен җир участогы сатып алуның үз кыенлыклары бар. Бу язмада сүз шушы хакта. Эш шунда – документларны һәм милеккә хокукны рәсмиләштергәндә хата җибәрсәгез, участокта төзелгән йортны законсыз төзелеш дип танырга һәм аны сүтәргә кушарга мөмкиннәр. Шәхси торак төзелеше өчен җирләрне рәсмиләштерүнең нечкәлекләре турында Росреестрның Башкортостан буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Азат Арсланов аңлата.
Күптән файдалануда булган җир участогына
милек хокукын ничек законлаштырырга?
Шәхси хуҗалык алып бару, бакчачылык яки шәхси торак төзелеше өчен 2001 елның 30 октябренә кадәр бирелгән җир участогына гражданинның милек хокукын теркәү хакимият яисә урындагы үзидарә органы биргән акт яки таныклык нигезендә гамәлгә ашырыла. Башка документлар да булырга мөмкин, мәсәлән, суд карары, хуҗалык кенәгәсеннән выписка.
Әгәр шәхси йорт салыначак җир участогында мирас итеп калдырылган бина урнашса, мираска хокук булу яки югарыда санап киткән документларның берсе участокны рәсмиләштерү хокукын бирәчәк.
“Милеккә хокук 2001 елның 30 октябреннән соң барлыкка килсә, нишләргә?” дигән сорау туа. Ул вакытта участок гомуми нигезләрдә теркәлә.
Дәүләт яки муниципаль милектә булган җир участокларын сату аукцион формасында үткәрелә. Аукционсыз сатыла торган очраклар да бар: хакимият органы яки муниципалитетның җир участогын милеккә бушлай бирү турындагы карары яки сату-сатып алу килешүе нигезендә.
Шәхси йорт салу өчен участок сатып алганда сатучыны ничек тикшерергә?
Иң беренче чиратта, күп функцияле үзәк офислары, Росреестр порталында шәхси кабинет яки “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша күчемсез милек реестрыннан сатып алырга теләгән җир участогына заказ биреп выписка эшләтеп алырга була. Бу выпискада җир участогына характеристика, аңа хокукы булган кеше турында мәгълүмат, хокук төре күрсәтеләчәк.
Игътибар, дуслар! Сатып алырга теләгән җир участогының категориясен һәм тәгаенләнешен ныклап ачыкларга онытмагыз, чөнки шәхси йортны җир участогының барлык төрләрендә дә төзергә рөхсәт ителми. Ул участок “обременение”дә түгелме? Хокуклары чикләнмәгәнме? Төрле хәлләр булырга мөмкин. Мәсәлән, ул җир банкта залогта, арест салынган булырга мөмкин.
Әгәр җир участогы никахта сатып алынган булса, ирдән - хатынының, хатыннан иренең нотариус имзасы белән ныгытылган ризалыгын соратып алырга кирәк. Мондый ризалык булмаса, Росреестр тарафыннан ЕГРНда бу килешүнең тиешле ризалыктан башка эшләнүе турында язма булачак.
Әгәр җир участогында төзелеп бетмәгән объект булса...
Шулай да булырга мөмкин: әгәр сатып алырга теләгән участокта тәмамланмаган объект бар икән, аңа хокук шулай ук ЕГРНда теркәлергә тиеш. Сату-сатып алу килешүендә ике объект күрсәтелергә тиеш – җир участогы һәм “тәмамланмаган объект”.
Еш кына физик шәхесләр тарафыннан арендага алынган җир кишәрлекләре сатыла. Андыйны алу кирәкме соң?
Арендатор аренда хокукын башка кешегә бирә ала. Мондый килешү язма рәвештә төзелә. Әгәр беренчел килешү Росреестрда дәүләт теркәве үткән булса, ЕГРНда теркәлергә тиеш. Арендатор җир участогы хуҗасына килешү буенча хокукларын һәм бурычларын өченче затка тапшыру турында хәбәрнамә җибәрергә тиеш.
Әгәр аренда килешүе биш елдан да ким вакытка төзелгән булса, арендага бирүченең хокукларны һәм бурычларны өченче зат файдасына күчерү турында шартнамә төзүгә ризалыгы кирәк. Мондый сделкага риза булып, сез аренда хокукына гына ия буласыз. Әлеге җир участогын, арендага бирүчедән сатып алып кына, хуҗа булып була.
Фото: yandex.ru