+26 °С
Болытлы
Эпидемиологик хәл тотрыксыз булса Башкортстан мәктәпләрендә кышкы каникул озайтылуы бар. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 5 декабрь, якшәмбе көнне хәбәр итте.
"Хәзер грипп мизгеле башлана, әгәр дә без мәктәп балаларының күпләп авырганын күрсәк, бәлки, кабатлап әйтәм, бәлки ялны тагын бер атнага озайтырбыз. Мондый адым эпидемиологик хәлне тотрыкландыруда уңай йогынты ясарга мөмкин”, диде төбәк җитәкчесе.
Чыганак:ria.ru
Фото:ria.ru