Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2021, 12:29

"Нур" театрына - 30 яшь

Уфа шәһәрендә “Нур” татар театрының 30 еллыгын билгеләделәр.

bashinform.ru "Нур" театрына - 30 яшь
"Нур" театрына - 30 яшьФото: bashinform.ru

 

Уфа дәүләт татар театрының бинасына аның якын дуслары, Татарстан, Оренбург кунаклары җыелды. Тамашачылар алдында Башкортстан Республикасының Мәдәният министры Әминә Шафикова, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, бөтендөнья татар конгрессы рәисе Вәсил Шәйхразиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, БР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Александр Кузьменко чыгыш ясады.

“Нур” театрын оештыру – күпмилләтле Башкортстан өчен чагу вакыйга булды. Бүген ул татар мәдәниятенең мөһим символы булып тора. Театр коллективы чагу спектакльләр һәм образлар тудырды, бай репертуары бар”, - диелә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның котлавында.

Әминә Шәфикова театрның директоры Фирзат Габидуллинга гастрольләргә чыгыр өчен автобус алырга сертификат тапшырды. Шулай ук күп еллар хезмәт иткән артистлар һәм театр хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Сәхнә остасы Сәвия Сираева “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде, Мәхмүт Фатыйхов белән Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булдылар.

Вәсил Шәйхразиев та котлау чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде һәм сәхнә җиһазлары алыр өчен 2,5 млн сумга сертификат тапшырды. “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә артистлар Фина Вәлиева белән Ришат Мөдәрисов лаек булдылар. ТР Президентының рәхмәт хатлары артист Эльмир Газизуллин белән хормейстер Афарим Акчуринга тапшырылды.

Чыганак: Башинформ.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: