Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2021, 12:35

Юлларда тикшерәләр!

Исән-имин йөрүгә ни җитә.

Юлларда тикшерәләр!
Юлларда тикшерәләр!

Исән-имин йөрүгә ни җитә.

 

 

Башкортстан юлларында иҗтимагый транспортны тикшерү эше дәвам итә.

Бу эш аварияләрне киметү өчен генә түгел, юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен дә  эшләнә. Русиянең Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре ЮХХДИ идарәлеге хезмәткәрләре, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы даими рейдлар үткәрә.
Соңгы 3 көндә техник яктан төзек булмаган ике автобус штрафтстоянкага озатылган.

 - Халыкның иминлек дәрәҗәсен һәм транспортта кеше ташуда уңайлы шартларны арттыру – шушы максатларда берләшкән оешмаларың бердәм эшчәнлегенең уртак бурычлары, –ди  Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Клебанов.

Төп игътибар транспортның техник торышына, аны эксплуатацияләү шартларына, водительнең юл хәрәкәтенә кушылуга хокукы барлыгын раслаган документларга юнәлтелә.

Ел башыннан  Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Русиянең Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан 160тан артык рейд уздырылган, таләпләрне бозу очрагы ачыкланып, 200гә якын административ протокол төзелгән.

Шул исәптән, 80 протокол судка тапшырылган, 50 протокол буенча штрафлар билгеләнгән, кисәтүләр ясалган.

Юлларда тикшерәләр!
Юлларда тикшерәләр!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: