Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2021, 16:30

Яңа законнарны файдалана белик

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Иң аянычы – яңа туган балалар арасында зәгыйфьлек билгеләре ешрак күзәтелә.

Яңа законнарны файдалана белик
Яңа законнарны файдалана белик

 Әйләнә-тирә мохитебезнең пычрануы, тукланган ризыгыбызның түбән сыйфатлы булуы нәтиҗәсендә балалар ана карынында чакта ук хроник авыруларга дучар була. Яшь балаларның өлкән кешеләрдә генә була торган диабет авыруы белән чирләве бөтенләй аптырата. Соңгы елларда балаларда бронхит һәм бронхиаль астма чиренең берничә тапкырга  артуы борчуга сала. Болар барысы да экологиянең – сулар һавабызның һәм эчәр суыбызның начараюыннан килә. Чирле кешеләрнең хәлен җиңеләйтү максатыннан дәүләт төрле ярдәм программалары булдыра, яңа законнар кабул итә. Алар еш кына үзгәреп торганлыктан, аңлашылмаучанлыклар килеп туып тора.Редакциябезгә дә кайбер законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу язмада аларның кайбер мөрәҗәгатьләренә, сорауларына җавап бирергә тырышырбыз.

 – Минем туганнарымның инвалид баласы бар. Инвалид коляскасы яисә башка кирәкле әйберләр алу яки алыштыру буенча проблемалар һәм тоткарлыклар килеп чыгып тора. Бу мәсьәләне ничек тизрәк хәл итеп була?

– Социаль страховкалау фонды физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бушлай реабилитация үткәрү өчен  (инвалид коляскалары, ортопедик аяк киеме, протез) алдан хәбәр итү программасы эшләде. Ул – “Социаль шәхси мәгълүмат навигаторы” (СоцПИН) дип исемләнгән яңа электрон хезмәт. Баланың ата-анасына гариза бирергә кирәк. Моны Федераль страховкалау хезмәте сайтында турыдан-туры электрон рәвештә эшли аласыз. Гаризада үзегезгә хәбәр алуның уңай ысулын күрсәтергә кирәк. Мисал өчен сезгә җавап электрон яки гадәти почта аша килсенме, кәрәзле яки өйдәге станционар телефон ашамы, әллә  инде SMS-хәбәр формасында килеп ирешсенме. Бу программа даими рәвештә сезгә мөһим мәгълүматны бирә.

–       Бронхиаль астма булу сәбәпле балам белән районга күчәргә туры килде, пропискабыз Уфада. Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәр өчен прописка буенча барыргамы?

–       2021 елның февраль аенда территория принцибы киңәйтелде, димәк, сез дәүләт хезмәте алу өчен теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә яки махсуслаштырылган дәүләт органының иң якын бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, баланың кайда теркәлгәне яки яшәве мөһим түгел.

– Инвалид кешене яки өлкәннәрне карарга теләүчегә нинди белешмәләр җыярга кирәк?

– Инвалидлар яки өлкән кешеләрне кайгыртучы гражданнарга компенсация алу өчен үзләренең эшсезлек буенча пособие яисә пенсия алмавын раслап йөрергә кирәкми. Пенсия фондының төбәк органнары бу мәгълүматларның барысын да федераль мәгълүмат системалары ярдәмендә алачак. Компенсация түләүләре I төркем инвалидларын, даими ярдәмгә мохтаҗ яки 80 яше тулган кешеләрне караучыларга бирелә. Компенсацияне гаилә әгъзалары да, чакырылган ярдәмчеләр дә алырга хокуклы. Ярдәмчеләргә эш стажы да исәпләнә бара.

– Санлы икътисад заманына кереп барабыз, аның ярдәмендә нинди ярдәмнәр алып була?

–       2021 елның 1 июленнән гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм элемтә үзәгенә шалтыратып нинди ташламалар, пособиеләр һәм түләүләр тиешлеге хакында белергә була. Дәүләт хезмәтләре алу өчен үзегезнең инвалид булуыгызны раслап йөрергә кирәкми, чөнки ведомстволар  бу мәгълүматны Пенсия фондыннан яки инвалидларның федераль реестрыннан соратып алачак.

2022 елның 1 гыйнварыннан инвалид дип танылган кешегә табиб комиссиясенең акты электрон рәвештә бирелә башлый. Инвалидлыкны раслаучы белешмә 3 эш көне эчендә Пенсия фондына җибәреләчәк.

– Коляскам гарантия вакыты чыкканчы ук ватылды, аны кем төзәтергә тиеш?

–       Коляска гарантия вакыты беткәнче үк сафтан чыкса, сезгә тапшырган оешма төзекләндерергә тиеш. Моның өчен җитештерүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җитештерүче турында мәгълүмат колясканың паспортында язылган. Әгәр дә җитештерүче белән элемтәгә керү авыр булса, үзегезнең яндагы социаль страховкалау бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә коляскагыз гарантия вакыты чыккач ватылса, социаль страховкалау фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар колясканың нилектән сафтан чыгуын ачыклар өчен техник экспертиза үткәрәләр. Экспертиза 15 көн эчендә үткәрелергә тиеш. Әгәр дә коляскагызны экспертизага алып бару мөмкинлеге булмаса, экспертиза өегезгә килеп үткәрелергә тиеш. Экспертиза нәтиҗәләренә карап, колясканы алмаштырырга яки төзәтергә дигән карар чыгарыла.

–       Икенче балам җитди авыру белән туды. Аны карар өчен миңа өстәмә ял көннәре тиешме? Төп эшемнән тыш мин башка эштә дә эшләргә мәҗбүрмен.

–Инвалид баланы карау өчен ай саен түләүле  өстәмә 4  ял көне төп эш урыныннан, өстәмә эш урыныннан да бирелергә тиеш. Тик өстәмә эш урынында 4 сәгатьтән артык эшләмәү шарты бар. Төп эш урынында ял булган көнне өстәмә эш урынында тулы хезмәт көне үткәрергә рөхсәт ителә.

–Белүемчә, инвалид балаларга дәвалану урынына бару өчен бушлай билет бирелә. Ләкин, гадәттә, поезд билеты гына бушлай. Самолетка бушлай билет алып буламы?

– Самолетка бушлай билет дәвалау үзәгенә самолет белән генә барып җитү мөмкинлеге яки баланың арка үзәге җәрәхәте булганда бирелә. Шулай ук Ерак  Көнчыгышта яшәүче инвалид балаларга да самолетка билет хакы түләнә. Әгәр дә баланы олы кеше озата барса, аңа да бушлай билет бирелә.

– Балама бронхиаль астма диагнозы куйдылар. Бушлай дарулар алыр өчен балага инвалидлык төркеме алырга кирәк диделәр. Бушлай дарулар белән беррәттән, шифаханәдә бушлай дәвалану да була аламы?

–Әйе, дарулардан тыш сез бушлай шифаханәгә дә бара аласыз. Моның өчен табиб күрсәтмәсе булу мотлак, ул баланың медицина картасына языла. Юллама алыр өчен үзегезнең поликлиникадан  070/у формасындагы белешмә кирәк. Белешмә 12 ай эчендә гамәлдә була. Юллама социаль страховкалау фонды белән килешү булган шифаханәләргә генә бирелә. Авыруның профиленә һәм урыннарның булуына нигезләнеп, ата-аналарга теге яки бу шифаханә тәкъдим ителә. Юллама алырга һәрчак чират булуын да истә тотарга кирәк, әлбәттә.

– Инвалид баланы социаль страховкалау фондына караган реабилитация үзәгенә  ничек урнаштырырга? Нинди документлар кирәк?

– Социаль страховкалау фондына караган реабилитация үзәкләрендә инвалид балаларны бушлай дәваларга була. Моның өчен үзегезнең поликлиникадан 070/у-04 формасындагы белешмә алырга кирәк. Ул балагызны дәвалаучы табиб тарафыннан язып бирелә. Белешмәдә дәвалау буенча табиб күрсәтмәләре дә язылачак. Белешмә электрон формада да бирелә.

– Инвалид балама берничә ай буена коляска ала алмыйбыз. Закон нигезендә аны бирү вакыты билгеләнгәнме?

– Коляска алу буенча гаризагыз кабул ителгәннән алып 15 көн эчендә каралырга тиеш. Гариза бала яшәгән райондагы социаль страховкалау фонды бүлегенә тапшырыла. Гаризаны карау  нәтиҗәләре нигезендә сезгә реабилитация җиһазы алу буенча чиратка куелуыгыз турында почта аша хәбәр җибәрелергә тиеш. Шул ук вакытта коляска җитештерүчегә юллама да җибәрелә. Әгәр дә коляска авыруның аерым үзенчәлекләрен исәпкә алып җитештерелмәсә, аны сезгә тапшыру вакыты 30 көннән артмаска тиеш. Әгәр дә  аерым үзенчәлекләрне исәпкә алып, коляска сезнең өчен махсус җитештерелсә, законда аны тапшыру  вакыты 60 календарь көн дип билгеләнгән.

– Биш яшьлек инвалид балам бар. Мөмкинлекләре чикләнгән балага ничә яшьтән шифаханәгә юллама алып була?

– Инвалид балага 4 яшь тулганнан соң шифаханәгә путевка алырга мөмкин. “Ата-анасы булган балалар өчен шифаханәләрдә дәвала-нуның төп принциплары” дип исемләнгән медицина-методик күрсәтмәсе нигезендә 4 яшькәчә балаларга шифаханәгә путевка би-релми.

– Инвалид балама кичекмәстән катлаулы ортопедик аяк киеме алырга кирәк. Без аны сатып алсак, аның өчен компенсация  бире-ләчәкме?

–       Әгәр дә ортопедик аяк киеме баланың индивидуаль реабилитация программасында билгеләнгән булса, сез компенсация ала аласыз. Әгәр дә савыктыру программасында сезнең очрак билгеләнмәсә, компенсация түләнмәячәк.

Компенсация алу өчен Социаль страховка фондына гариза, инвалидлык буенча белешмә һәм медик-социаль эксперт комиссиясе тарафыннан сезнең савыктыру программасына кертелү нигезләмәсен һәм аяк киеме сатып алуыгызны дәлилләүче касса чегын тапшырырга кирәк. Әлеге документларны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирергә дә мөмкин.

“Социаль шәхси мәгълүмат навигаторы” сезгә түбәндәге мәгълүмат бирә:

*агымдагы елда бала реабилитацияләүнең нинди техник чаралары белән тәэмин ителергә тиеш;

*аларны алу өчен кайчан гариза язарга;

*хәзер кулланган реабилитация техник җиһазларның куллану вакыты кайчан бетә;

*контакт өчен адреслар һәм телефон номерлары;

*сезнең белән эшләячәк хезмәткәрнең контактлары.

Фото: ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: