Башкортстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары республика башлыгына утренниклардагы чикләүләр буенча шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар әйтүенчә, балалар бакчасында үтәчәк утренникларка QR-кодлары булган кешеләр генә үтә ала. Әти-әниләрнең сүзләрен дистәләрчә кеше хуплаган.
«Ни өчен прививкасы булмаганнарга андый сансызлык ул? Балаларның садикларда бәйрәм, ә барысы да керә алмый. Сез я битлекләрдә һәм перчаткаларда килгәннәрнең барысына да керергә рөхсәт итегез, я беркемгә дә рөхсәт булмасын. Минем үземнең барысы да бар, әмма башка балалар өчен күңел рәнҗи. Әниләренең ни өчен бәйрәмгә килмәгәнен ничек әйтәсең аларга? Нинди гаделсезлек ул? Прививка ясаткан ата-ананың әлеге вакытта чирләмәвенә гарантия кая?», — дип мөрәҗәгать итте республика башлыгына Марина.
" Бу таләп, асылда, башбаштаклык булып тора, чөнки федераль законнарда мондый таләп каралмаган... Балаларны балалар бакчаларына озатканда, иртәләрен һәм кичләрен барысы бер бинада җыелганда, вакцинация турында һәм QR-код турында сорамыйлар. Җыелышларны да QR-кодсыз үткәрергә була. Шулай булгач, ни өчен балалар бәйрәмендә – шул ук ата-аналар җыелган бинада, балалар бәйрәмнең үзен һәм шунда әти-әниләрен көткәндә мондый таләпләр куярга? Дөрес карар кабул итүегезне һәм ата-аналарга балалар бәйрәмнәрендә QR-код күрсәтмичә катнашырга рөхсәт бирүегезне сорыйм», — дип зарланды Гөлназ Исламова.
Фото: news102.ru