Җәмгыять
2 декабрь 2021, 13:37

Кешеләр сәламәтлеген кайгыртып

Радий Хәбиров суррогат спиртлы эчемлекләргә каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

Кешеләр сәламәтлеген кайгыртыпКешеләр сәламәтлеген кайгыртып
Кешеләр сәламәтлеген кайгыртып

2 декабрьдә, Республиканың идарә итү үзәгендә узган киңәшмәдә, Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров төбәк хөкүмәтенә, муниципалитетлар белән берлектә, спиртлы эчемлекләр җитештерүче һәм сатучыларга каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

Республика сәүдә һәм хезмәт министры Алексей Гусев суррогат спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң күрше төбәкләрдә үлү очраклары турында сөйләде.

- Ырынбур өлкәсендә 63 кеше агуланган, аларның 35е үлгән. Свердловск өлкәсендә 25 кешенең гомере өзелгән. Татарстанда 13 кеше, шуларның 11е - Башкортстанда туганнар, метанол белән агуланып хастаханәгә салынган. Кызганычка каршы, табиблар бер пациентны коткара алмады, - диде Алексей Гусев.

"Берничә ел элек без законсыз сату һәм суррогат җитештерү пунктларына рейдлар ясадык", диде Радий Хәбиров. - Безгә бу эшне яңадан тергезергә, якташларның гомерен һәм сәламәтлеген сакларга кирәк. Бу Яңа ел каникулларында аеруча мөһим, объектив сәбәпләр аркасында спиртлы эчемлекләр күбрәк кулланылачак. Шуңа күрә контрольне арттыру урынлы булырга тиеш.

2021 елда Башкортстанда 15 мең литр спиртлы эчемлекләр законсыз әйләнештән алынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча штрафларның гомуми күләме 9 миллион сумнан арткан.

"Республикада үткәрелгән контроль һәм профилактик чаралар аларның эффективлыгын күрсәтә", диде Алексей Гусев. - 2020 елда исерек килеш җинаять кылган кешеләр саны 5,2 процентка, агымдагы елның 10 аенда 7,7 процентка кимегән. Узган ел 73 кеше суррогат спирт белән агуланып үлгән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк һәм 2018 ел белән чагыштырганда өч тапкыр кимрәк.

Башкортостан башлыгы Радий Хабиров муниципалитет башлыкларына, хокук саклау органнары, авыл советлары рәисләре һәм “Бердәм Русия” партиясе активистлары белән, ялган спиртлы эчемлекләргә каршы көрәшне көчәйтергә кушты.

"Республикада суррогат спирт әйләнешен булдырмас өчен барлык чараларны күрергә кирәк. Барлык законсыз сату пунктлары тиз арада ачыкланырга һәм җинаять эше кузгатылырга тиеш”, -диде Радий Хәбиров.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас