Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2021, 18:47

“Автобус” операциясе дәвам итә

Республикада җәмәгать транспортын тикшерү көчәйтелде.

“Автобус” операциясе дәвам итә
“Автобус” операциясе дәвам итә

Башкортстанның Транспорт һәм юллар министрлыгы хезмәткәрләре, ЮХХДИ идарәсе, Уфа хакимиятенең транспорт һәм элемтә бүлеге вәкилләре, транспорт өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәтенең Көнбатыш Урал төбәк идарәсе ел башыннан транспорт объектларында 300-дән артык тикшерү үткәрде.

Башкортстанда бу атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе инициативасы белән махсус "Автобус" операциясе үткәрелә. ЮХХДИ хезмәткәрләре җәмәгать транспортының техник торышын гына түгел, автобусларның тахограф белән җиһазлаунын, путевка булуын һәм машина йөртүчеләрнең билгеләнгән эш һәм ял итү режимын үтәвен тикшерәләр.

Алдагы рейдлар барышында, 22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр якынча 180 автобусны тикшергәннәр, алар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен 70 тапкыр бозу очрагы ачыкланган. Юридик затларга карата 20, физик затларга 6 административ материал төзелгән.  Ел башыннан ЮХХДИ техник яктан төзек булмаган 90-тан артык автобусны штраф тукталышына җибәргән.

 Эчке эшләр министрлыгының юл инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2021 елның 10 аенда Уфа юлларында пассажир транспорты йөртүчеләр гаебе белән 52 авария булган. Мондый вакыйгалар саны 4% ка арткан, аларда 84 кеше җәрәхәтләнгән.

Пассажирларның хәвефсезлеге һәм иминлегелык транспортның техник торышына турыдан-туры бәйле, шуңа күрә җәмәгать транспортында тикшерүләр дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта, Башкортстан Республикасы җитәкчесенең "Коронавирус инфекциясе таралуы аркасында югары уяу режим кертү турында" Указын үтәүне контрольдә тоту кимеми.

Төбәкнең Транспорт министрлыгы пассажирларның сәламәтлеген санга сукмаган һәм кешеләргә шәхси саклагыч җайланмаларсыз транспортка керергә рөхсәт биргән ташучыларны җаваплылыка тарттыра.

Исегезгә төшерәбез, маска режимын бозучылар машина йөртүче яки пассажир булсалар 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр, аерым эшкуарлар өчен 30дан 50 мең сумга кадәр,  юридик затлар өчен 100 дән 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: