Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2021, 13:10

Уфада юридик форум узачак

Мөһим чараның программасы бик бай булмакчы.

Уфада юридик форум узачак
Уфада юридик форум узачак

9-10 декабрьдә Уфада “Хәзерге заман проблемалары  чорында хокукый системаны трансформацияләү” VII Бөтенрусия юридик форумы узачак.

Оештыручылар биргән  мәгълүматларга караганда, форумның эшлекле программасының төп вакыйгасы пленар утырыш булачак, анда илнең әйдәп баручы юристлары хәзерге шартларда хокукый көйләүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм юриспруденциядә актуаль юнәлешләр буенча фикер алышачак. Чара “Торатау” Конгресс-холлы һәм “Crowne Plaza”  кунакханәсе мәйданчыгында узачак.

Шулай ук форум кысаларында Русия Юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге конференциясе һәм аның каршында эшләп килүче Яшь юристлар советы утырышы булачак, оешманың урындагы бүлекчәләре рәисләре өчен семинар һәм Legal Battle интеллектуаль уены оештырылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: