Җәмгыять
29 ноябрь 2021, 06:40

"Сәләм" программасында - турыдан-туры Башкортстан Республикасы идарә үзәгеннән

Халыкны нинди проблемалар борчый?

"Сәләм" программасында - турыдан-туры Башкортстан Республикасы идарә үзәгеннән"Сәләм" программасында - турыдан-туры Башкортстан Республикасы идарә үзәгеннән
"Сәләм" программасында - турыдан-туры Башкортстан Республикасы идарә үзәгеннән

Караидел районы Якуп авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә  һәйкәлгә карточкага акча күчерергә кирәкми... Җирле хакимият "Безнең авыл" программасы буенча җыелган акчаларның  ни өчен җитмәгәнлеген ачыклаячак.... Бу хакта бүген, 29 ноябрьдә, "БСТ" телеканалының "Сәләм" программасында - турыдан-туры Башкортстан Республикасы идарә үзәгеннән.

Тагын да төбәк халкын борчыган проблемалар да читтә калмый.   Шикаятьләр буенча беренче урында, элеккечә, юллар темасы (343 мөрәҗәгать), аннары төзекләндерү (332), торак-коммуналь хуҗалыгы (286), сәламәтлек саклау (262) мәсьәләләре карала. Коронавирус ткмасы  7 нче урында (122).

Кышкы туризм турында да сөйләштеләр. Башкортстанда биеклекләрне яуларга яратучылар күп. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отрядының 1нче класслы  коткаручысы Юрий Туманов “туристлар тауларга 2 тәүлеккә һәм күбрәк вакытка бара икән, бу хакта 112 телефоны аша гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итәргә кирәк”, дип искәртте.

Юка бозда балык тотучылар өчен хәтергә төшерәләр: әгәр боз ким дигәндә 7-8 сантиметр калынлыкта булса гына балык тотарга була.

Элеккегечә, һәр иртәдә эш көннәрендә 8.40та - рус телендә, ә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.10да башкорт телендә  республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ туры эфирларына кушылабыз.

Фото: yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас