Җәмгыять
29 ноябрь 2021, 06:52

Кәгазьне бетерәләрме?

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итүенчә, 2022 елдан...

mfc-list.info Кәгазъне бетерәләрме?mfc-list.info Кәгазъне бетерәләрме?
Кәгазъне бетерәләрме?Фото:mfc-list.info

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисын цифрлы форматка күчерү күздә тотыла. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткән, дип язган ТАСС мәгълүмат агентлыгы.

 «2022 елдан, федераль ОМС системасында теркәлеп, кәгазьдәге полистан баш тартырга мөмкин булачак», – дигән Мурашко. «Цифрлы» полис, автомат рәвештә, ЗАГС системасында тиешле мәгълүматлар пәйда булуга яки гариза нигезендә булдырылачак. Хәзер исә «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлгән очракта электрон полис алырга мөмкин.

Чыганак: idel-tat.ru

  

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас