Башкортстанның көнбатышында урнашкан Бүздәк районы республика икътисадында алдынгы урын тотучы төбәк буларак электән билгеле. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өстенлекле юнәлеш алуга бәйле, биредә соңгы чорда гына да аграр тармакта Бүздәк теплица комплексы, “Таврос” компанияләр төркеменә караган дуңгызчылык комплексы кебек заманча предприятиеләр барлыкка килде. Республикада гына түгел, тоташ ил күләмендә билгеле Бүздәк консерва комбинаты дистә еллар дәвамында тотрыклы эшләп килә. Бүген ул “Пищепром” акционерлар җәмгыяте исеме астында эшли. Әйткәндәй, шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләде. Кыскасы, социаль –икътисади үсеш күрсәткечләре белән Бүздәк республикада әйдәүче 10 район исемлегендә ныклы тора. Мәгълүм булганча, соңгы елларда урындагы хакимиятләр эшчәнлегенә төрле яклап тикшерү юлы белән бәя бирелә. Милли проектларның тормышка ашырылуы, кече һәм урта эшкуарлыкка мөмкинлекләр тудыру, инвестицияләр җәлеп итү, транспорт һәм коммуналь челтәрләрне яңарту, төзелеш, урындагы халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү кебек мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә бу төбәктә булып, район хакимияте башлыгы Илнур Вильмер улы Игъдиев белән аралашырга форсат тиде. Агымдагы елда кырыс һава шартлары, озайлы корылыкны район ничек кичергәнлеге, икътисади хәлләр кызыксындырды.
Соңгы елларда күп балалы гаиләләргә төрле, максатлы дәүләт ярдәме күрсәтелә. Башкортстан Федераль ярдәмнән тыш, үз программаларын да булдырды. Бүздәк районында да зур гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә. Аналар көне бәйрәме алдыннан хакимият башлыгы Илнур Вильмер улы үрнәкле һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналарны: Миңнегулова Лилия Хәдис кызын, Гринченко Элмира Мәгъсүм кызын, Рамазанова Лилия Риф кызын, Гәрәеева Нурия Сәүбән кызын һәм Үлмәскулова Регина Фәнил кызын бүләкләп, рәхмәт сүзләрен белдерде.
“Йортларыгызга иминлек, гаиләгезгә бәхет һәм сәламәтлек телибез”- диде район җитәкчесе.
Хакимият башлыгы урынбасары Гөлфия Ринат кызы Гәбдрәфыйкова районның мәгариф, мәдәният һәм социаль тармагындагы уңышлар белән таныштырды.
Гөлфия Ринатовна 18 ноябрьдә үткәрелгән брифинг вакытында вакцинацияләү буенча Бүздәк районы беренча бара дигән хәбәр игълан ителде. Моңа ничек ирешелде?
-Әйе, чынлап та, соңгы мәгълүматлар буенча, Бүздәк, Чишмә, Әлшәй, Уфа һәм Чакмагыш районнары бу юнәлештә алдынгылар рәтендә. Моңа эзмә- эзлекле көндәлек эшчәнлек нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Без “Бердәм Русия” партиясе игълан иткән “Вакцинациялән һәм бүләк от” дигән акциягә кушылдык. 11 нче ноябрьдән алып, “Сәламәт атна кич” акциясендә прививка ясатучыларга махсус сертификатлар өләшәбез. Шулар нигезендә җиңүчеләрне билгелибез. Район җитәкчелеге халыкны вакцинацияләүгә бик җитди карый. Махсус рәвештә машина бүлә. Район үзәгендәге спорт комплексы, ярдәм йөзеннән оешманың “Газель” автомобилен мобиль вакцинацияләү пункты итеп, үзгәртеп корды. Анда вакциналарны саклар өчен аерым суыткыч урнаштырыган. Әлеге күчмә пункт йөреп прививка ясатучыларга санын арттыруга зур өлеш кертә. Табиблар һәм район җитәкчелеге зур аңлату эшләре җәелдерде. Оешмаларга һәм эре предприятиеләргә барып, коллектив җитәкчелеге һәм хезмәткәрләр белән очрашулар үткәрәбез. Бу алымның да йогынтысы зур дип уйлыйм. Менә бүген узган атнадагы акциябездә җиңүчегә бүләк тапшырдык. Бүләк тә, сәламәтлек кайгыртучыларга файдалы булсын дип сайлана. Бүгенге җиңүчебез Нәсимә апа Шәймәтовага кан басымын үлчи торган танометр бүләк иттек.
- Белүемчә, мәгариф өлкәсендә дә уңышларыгыз сизелерлек.
-Әйе, укучыларның белем дәрәҗәсе соңгы елларда тотрыклы, югары дәрәҗәдә. Өлгереш-99 процент тәшкил итә. Укучыларыбыз республика, төбәк-ара һәм Русия күләмендәге күп төрле олимпиадаларда һәм иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бүгенге көндә гомум белем бирү йортларында 2866 бала белем ала. Барлыгы 45 авыл биләмәсеннән 718 баланы 21 мәктәп автобусы хезмәтләндерә. Райондагы 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 1439 бала шөгыльләнә. Аларда 91 педагог эшли. Шуларның 49 проценты югары, 50 проценты махсус урта белемле хезмәткәрләр. Махсус аерым белем бирү дә яхшы оештырылган. Мәсәлән, 159 физик мөмкинлекләре чикләнгән балага белем алу мөмкинчелеге тудырылган. Шуларның 147 се аерым программа нигезендә шөгыльләнә. Районыбызда туган телләрне укыту да югары дәрәҗәдә оештырылган. Мисал өчен, башкорт телен һәм әдәбиятын 381 бала ( 97 процент) үзләштерә. Татар милләтеннән булган 1393 бала (72 процент) татар теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Рус милләтеннән булган 491 укучының ( 92 процент), 454 е рус телендә белем ала.
-Бүздәк элек- электән мәдәният һәм сәнгать чаралары үткәрү осталыгы белән аерылып тора. Мәдәният учаклары һәм халыкның дәрте сүнмәдеме? Нинди зур чаралар үтә?
-Аллаһыга шөкер, халыкның дәрте сүрелми, чараларның да туктап торганы юк. Республика күләмендә игълан ителгән һәрбер чарада катнашып, яхшы гына күрсәткечләргә ирешәбез. Район мәдәният сарае үз эченә 23 авыл мәдәният йортын, 11 авыл клубын һәм тарих- туган як музеен берләштерә. Үзәк район китапханәсе, район балалар китапханәсе һәм авыллардагы 19 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Районыбызда 14 үрнәкле халык иҗат коллективы эшләп килә. Чараларны аерып, санап бетмәле дә түгел. Кыскасы, агымдагы елның 9 аенда 501 меңнән артык кешене җыйган 5311 төрле чара үткәрелгән. Алда да әле бик күп чаралар көтелә.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, алдагы көндә дә уңышлар теләп калабыз.