Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2021, 20:27

Әнкәйләрне хөрмәтлик!

Барлык яхшылыклар өчен без әниләргә бурычлыбыз.

Әнкәйләрне хөрмәтлик!
Әнкәйләрне хөрмәтлик!

    Барлык яхшылыклар өчен без әниләргә бурычлыбыз. Бу- һәркемгә билгеле хакыйкат. Әниләр безгә гомер, мәхәббәт, гаилә учагы җылылыгы бүләк итә. Әниләр назы, зирәклеге, олы хәстәре безнең йөрәкләрдә гомеребез буе саклана. Еллар үтү белән әти-әни мәхәббәтен һәм әниләр хезмәтенең бәяләп бетергесез булуын тою арта гына бара. Һәрберебез бар күңелебез белән әниләребезнең сәламәт булуын, озак яшәвен телибез. Яңа җан, балага гомер биргән аналарның үз гомерләре дә озын булсын иде. Башкортстанда гасырлар дәвамында күп балалы гаилә бәхет һәм язмыш бүләге буларак кабул ителгән. Республикабыз Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күп балалаы булу буенча беренче урында тора- 50 меңләп күп балалы  гаиләләрдә 160 меңнән күбрәк бала тәрбияләнә. Бәйрәм алдыннан республикабызның бар район һәм авылларында аналарны хөрмәтләү тантаналары үтә. Бүздәк районы җитәкчелеге дә бәйрәм алдыннан бер төркем аналарны котлап бүләкләр тапшырды һәм рәхмәтләрен белдерде. Бүләкләнүчеләр арасында Бүздәк авылындагы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә караган 7 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Үлмәскулова Регина Фәнил кызы да бар. Районның Килем авылы кызы Бәйрәш авылы егете Вадим Таһир улы белән кавышып тормыш көтә башлыйлар. Гаилә тормышын ямьләп бер – бер артлы кызлары Юлия һәм Милена дөньяга киләләр. Соңрак, гаиләне тагы да түгәрәкләп, уллары Эмир туа. Регина ханым Салават педагогия колледжын тәмамлагач, бүгенге көндә дә хезмәт салган балалар бакчасына эшкә урнаша.

-Тормыш корып яши башлаганда беркемгә дә җиңел булмыйдыр инде ул. Без дә тормыш иптәшем Таһир белән фатирны арендага алып яшәдек. Ул автосервиста эшли, кызларыбызның өлкәне сигезенче, кечесе бишенче сыйныфта укый. Алар минем белән бергә эшкә йөреп шушы балалар бакчасында үстеләр инде. 2017 елда Уртакүл авылы мәктәбенә йөреп башлангыч сыйныфларны укытырга туры килде. Эмир улыма авырга калгач Бүздәктән йөреп эшләве кыенга туры килә башлады һәм яңадан балалар бакчасына эшкә урнаштым. Шулай итеп улыбыз да үзебезнең балалар бакчасына йөри. 2014 елда үзебезнең йортны төзеп бетеп кердек. Бүгенге көндә без бәхетле – өч балабыз, эшләргә эшебез, яшәргә үз йортыбыз бар. Исән – сау гына балаларны үстереп, куанычларын күрергә язсын иде, дип яшибез инде. Әти-әнигә шуннан да кадерлесе юк. Аналар көне белән котлаганнары һәм бүләкләгәннәре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: