Җәмгыять
26 ноябрь 2021, 14:15

Пенсия күләменә ризасызмы?

Күпме алсагыз җитәр икән?!

Пенсия күләменә ризасызмы?Пенсия күләменә ризасызмы?
Пенсия күләменә ризасызмы?

Русия халкы уртача 43 мең сум пенсияне яхшы дип бәяләгән. SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 процентка арткан.

Сораштыруда барлыгы 32 мең кеше катнашкан. 24 яшьтән яшьрәк кешеләр аена 35,8 мең сум пенсия өчен җитәрлек дип әйткән, ә 45 яшьтән өлкәнрәк респондентлар 45 меңнән артык күләмне атаган.

Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән. Мәскәүдәге респондентлар 48 мең сум пенсияне лаеклы дип саный, ләкин әлеге кешеләрнең 25 проценты гына шул акчага яшәргә әзер.

Санкт-Петербургта пенсиягә чыкканнан соң җирле халык 47 мең сум алырга тели. Шул ук вакытта пенсиягә генә яшәргә риза булган шәһәр халкының саны 15 проценттан 26 процентка арткан.

Бары тик пенсия акчасына гына яшәргә әзер булган кешеләрнең күбесе — Кировта (35 процент) һәм Волгоградта (32 процент) булган, ә иң азы Екатеринбургта (16 процент) теләк белдергән. Ижауда яшәүчеләр лаеклы пенсия дип 39,4 мең сумны, ә Киров халкына 39 мең сумны атаган.

Ә бит бездә бүген күпләр 15 мең сум гына пенсия алып яши.

Фото: pixabay.com

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас