

Бүген Дәүләкән шәһәрендә яшәүче күп балалы Корманаевларны да «Әти-әниләр батырлыгы» медале белән бүләкләделәр. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Русиядә гадәттәгечә Әниләр көне билгеләнә.
Күп балалы гаилә булу авыр түгелме, балаларның һәркайсына ничек игътибарны бүләргә, тынычлыкны ничек сакларга? Биш кыз һәм биш малайның әнисе, 38 яшьлек Гөлназ Корманаева бу сорауларга җавап бирде.
- Быел сентябрьдә сез 10 нчы тапкыр әни булгансыз икән. Күп балалы гаилә турында электән үк хыяллана идегезме?
- Алай бу хакта беркайчан да уйланганым булмады. Әмма инде университетның беренче курсында укыганда тату гаилә һәм балалар турында хыялландым. Тиздән минем хыялым тормышка ашты. Булачак ирем белән без Дәүләкән районының Казангул авылында таныштык. Булачак ирем Айнур апасына кунакка килеп йөри иде. Бер-беребезгә гашыйк булып, өйләнештек. Олы улыбыз Нурфаяз дөньяга килде. Әле аңа 18 яшь, ике елдан Алсуыбыз туды. Өченче балабызны көтүемне аңлагач, ирем белән киңәшләшергә булдым. Гаилә иминлеге турында кайгырма, синең бурычың - балалар үстерү һәм тәрбияләү. Әгәр булдыра аласың икән, көчеңнән килә икән, минем өчен бу бәхет кенә булачак, диде. Аннан соң бер- бер артлы Аэлита туды (15 яшь), Аделина (13 яшь), Данияр (11 яшь), Артур (8 яшь), Ислам (7 яшь), Виктория (5 яшь), Самира (3 яшь) һәм төпчегебез Богдан туды.
Гаиләмә ашарга пешерү, юу, җыештыру минем өчен авыр түгел. Бәхет бит акчада түгел, ә гаиләдә! Соңгы вакытта минемнән еш кына: ә 11нчегә табасыңмы? - дип сорыйлар.- Әгәр Ходай бирә икән, табачакмын, дип җавап бирәм гел.
- Ана булу сезгә җиңелме? Беренчесе белән генә авыррак, ә аннан, ничәү булса да, бер-берсенә ярдәм итешеп үсәләр, диләр. Сезнең ничек?
- Ана булуны мин эшкә санамыйм. Физик яктан арыйм, әлбәттә, тик мораль яктан кыенлык сизмим. Миңа аларга ярдәм итү, аларның проблемаларын хәл итү, аларның һәркайсының сәләтен үстерү кызык. Алар барысы да төрле, һәркемнең үзенчәлеге, үз холкы, үз мавыгулары бар, һәм ата-аналар буларак безнең бурыч - бу сәләтләре югалмасын, ә тулысынча ачылсын өчен тырышу. Өлкән улыбыз Нурфаяз - югары уку йортының I курс студенты, футбол белән шөгыльләнә. Алсу шашка, баскетбол, футбол уйный, район һәм республика ярышларында призлы урыннар яулый. Аэлита фәнни тикшеренүләр белән мавыга, театр түгәрәгенә йөри. Аделина спортны ярата, спорт гимнастикасы буенча икенче яшүсмерләр разряды алды, самбо белән шөгыльләнә. Динияр бездә йорт хайваннарын – эт һәм ике мәчене ашату өчен җаваплы, шахматка йөри. Аның белән бергә без «Спорт гаиләсе» бәйгесендә катнаштык, анда беренче урынны алдык, «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе " район спорт бәйрәмендә актив катнашабыз. Артур һәм Ислам самбо белән шөгыльләнә. Виктория һәм Самира да спорт белән шөгыльләнәләр, бәйгеләрдә катнашалар, өч айлык Богдан да алардан үрнәк алыр дип өметләнәбез.
- Рәхмәт! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, сәламәтлек һәм түземлек телибез.