Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь , 15:03

Тик тормас җан

Фоат абый Закиров 70тән өстә булса да тик торганы юк.Ул агачтан төрле кул эшләнмәләре: мәчет макетлары, сувенирлар, эскәмияләр, утыргычлар ясый.

Мин - Фоат Закиров. 70 тән өстә булсам  да тик торганым юк. Агач эше күңелгә тынычлык бирә бит ул. Төрле кул эшләнмәләре, мәчет макетлары, сувенирлар, эскәмияләр, утыргычлар ясыйм. Шөгылемне бик яратам.

Мин 1951 елның 3 апрелендә Татарстанның Саба районы Сабабш авылында туганмын. Унынчы сыйныфны тәмамлагач Саба леспромхозында эшләдем. 1969-1971 елларда Плесецкий космодромында хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән соң Саба лемспромхозында лесник, технир, лесовод булып эшләдем. 1977 елда Чаллыга күчендем һәм яшелләндерү оешмасында мастер, прораб хезмәтен башкардым. РИЗ заводында мастер, участок начальнигы, цех начальнигы урынбасары вазифаларын үтәдем. Әлеге вакытта ике татар гимназиясендә плотник булып эшлим. Куанычыма ике кызым һәм биш оныгым бар.

Автор:Фаткуллин Рәдиф