Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь , 17:55

Баймакта маллар чирләгән

Шуңа күрә анда карантин игълан ителгән.

Баймакта маллар чирләгән

 Баймак районында эре мөгезле малларда нодуляр дерматиты табылуы сәбәпле карантин кертелгән.

Район Хакимияте башлыгы Фәнис Әминев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, малларда йогышлы авыруның беренче билгеләре Мукас авыл советына караган Төркмән авылында ачыкланган. Маллар тикшерелгәннән соң, 124 баш эре мөгезле мал исәпләнгән 17 шәхси хуҗалыкта чир барлыгы ачыкланган. 76 баш малы булган ике крестьян-фермер хуҗалыгы да шул ук хәлдә калган. Барлык чирле маллар юк ителгән.

Белгечләр сүзләренә караганда, авыруның тышкы билгеләре - бизгәк тоту, авырлык югалту, тире асты һәм эчке әгъзаларда төерләр барлыкка килү. Шулай ук чир сулыш һәм ашкайнату органнары эшчәнлегенә дә зыян сала. Нодуляр дерматит вакытында үлем очраклары 10% тан артмый, әмма башка авырулар да булса, малларны коткарып булмый.

  Район башлыгы Баймак районы халкына түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искәртә:

- Баймак районы дәүләт ветеринария хезмәте белән килешмичә, башка өлкәләрдән һәм районнардан маллар алып кайтмау;

- дәүләт ветеринария хезмәтенә яңа сатып алынган терлекләрнең кинәт үлүе яки бер үк вакытта берничә хайван авырып китү очраклары турында хәбәр итәргә;

- ветеринария белгечләренә терлекләрне карау, тикшерү үткәрү, анализ алу һәм вакцинация үткәрү өчен вакытында барырга.

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитның клиник билгеләре ачыкланган очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, Баймактагы телефон номерларына шалтыратырга кирәк: +7(34751)3-33-21; +7 (34751) 3-32-37.

Автор:Каспранова Ләйсән