Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2021, 16:03

Аңа һәйкәл куелачак

Кәрим Хәкимов — легендар шәхес, гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертүче.

Аңа һәйкәл куелачак
Аңа һәйкәл куелачак

Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәрендә шушы көннәрдә «Русия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең утырышы уза. Анда катнашучыларны Русия Президенты Владимир Путин да сәламләде.Н

 «Русия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда оештырылган. Хәзерге вакытта ул 28 илдән 56 кешене берләштерә. Төркемнең соңгы утырышы 2019 елда Уфада узган иде, ул вакытта конфессияара  татулык темасы күтәрелде.

Согуд Гарәбстанында төркем утырышы эшендә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы рәисе Азат Фәттахов катнаша.

"95 ел элек Совет Русиясе резиденциясе легендар Кәрим Хәкимов эшләгән шәһәрдә - Җиддәдә иде. Биредә  аны искә алалар һәм бу форумда башкорт аның исеме бер тапкыр гына яңгырамады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Согуд Гарәбстаны Корольлегенә Кәрим Хәкимовның Бишбүләк районының Дүсән авылындагы музей-йорты фотосурәтен тапшырдым", - дигән Азат Бадранов.

 Кәрим Хәкимов — легендар шәхес, совет Русиясенең гарәп илләрендә тулы вәкаләтле вәкиле, яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертүче. Башкортстанда аңа һәйкәл куелачак, ул В.И. Ленин исемендәге паркта  урнашачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в