Җәмгыять
24 Ноября 2021, 11:13

Сугыш хакында язудан туктарга иртәрәк әле!

“Кара генерал”ның томнарга сыймас батырлыклары турында...

Сугыш хакында язудан туктарга иртәрәк әле!Сугыш хакында язудан туктарга иртәрәк әле!
Сугыш хакында язудан туктарга иртәрәк әле!

 

“Кара генерал”ның томнарга сыймас батырлыклары турында...

(2нче өлеш)

 

Алдарак әйткәнчә,сугыш турында язарга кирәк, чөнки ачыклыйсы, тикшерәсе нәрсәләр күп. Тыл ветераннары батырлыгын да яктыртырга кирәк, язучыларыбыз, журналистларыбыз мәхәббәт темасыннан ераграк китеп, шушы темаларга мөрәҗәгать итсә иде! Илебездә барган канкойгыч бу сугышлар хакында Европада әллә күпме мәгълүмат бар, инглиз телен өйрән дә яз менә!

 -Чехиядә рус теленә мөнәсәбәт ничек?

- Начар түгел. Русия – күпмилләтле, табигать байлыкларына бай,  икътисады үсешә барган зур дәүләт, шуңа рус теленә лә игътибар арта. Ватандашларыбыз Германиядә булсынмы, Чехиядәме – балаларын рус теленә Якшәмбе мәктәбендә, йә Дуслык йортларында уздырылучы дәресләрдә өйрәтә. Чехиядә, мәсәлән, рус телен чит ил теле буларак сайлап укыйлар һәм  белергә теләүчеләр саны арта бара.

-Сезнең Даян Мурзин хакында язган китабыгыз турында да  сөйләшик әле. Ул кайчан басылып чыгар икән?

- “Кара генерал” ның томнарга сыймас батырлыклары турында язылган “Даян Мурзин”исемле китабымның каһарманның тууына 100 ел тулу уңаеннан да басылмавы мине генә түгел, чехларны да, словакларны да аптырата. Бу буш сүз түгел. Бу сорауны минем чех сайтына куелган мәкаләләрем белән танышкан чехлар һәм словаклар яза. Башкортстанны Европага таныткан Д.Мурзин турындагы мәкаләләремне интернет челтәренә куеп халыкка җиткереп барам. Гадәттә, бер үк очерк яки мәкаләне рус һәм башкорт телләрендә язам. Әмма тәрҗемә түгел.

- Д.Мурзин турында Уфада язган мәкаләгез белән Чехиядә язганы арасында нинди аермалыклар бар?

-Зур, бик зур аерма  бар! Даян Мурзинның батырлыгы, бригада командиры булып китүе белән кызыксынып «Башкортстан панорамасы»нда эшләгәндә язылганы интернет мәгълүматларын кулланып язылган иде. Хәзер исә үзем дә көлеп куям, чөнки интернеттагы мәкаләләрдә сокланулы  сөйләмнәрдән башка Даян Мурзинның ничек итеп, нинди шартларда сугышуы турында бернинди дә мәгълүматлар юк. Шуңа “Даян Мурзин”исемле китабымны – Чехословакия Үзәк Хәрби Архив документлары, Украинадагы партизан сугышы штабы мәгълүматлары һәм исән калган Ян Жижка бригадасы партизаннары биргән күрсәтмәләр, интервьюлар кулланып язган Марие Грошова исемле язучының  “Адым саен сугыш”, профессор Йозеф Пшикрылның словак телендәге “Ян Жижка исемендәге 1-че партизаннар бригадасы” исемле документаль җыентыкларын һәм башка әллә күпме гәзит-журнал мәкаләләрен өйрәнеп яздым.

Чехия, Словакия матбугатында да ел саен җиңү көнендә, Словакия Милли восстаниесе,Чехословакияне азат итү хакында, шөкер, мәкаләләр басылып тора. Яшьләр барыбер кызыксына. Аеруча Иржи Тесажның партизан сугышын өйрәнү буенча оештырган оешмасы барлыкка килгәннән соң кызыксынучылар тагын да артты. Әлбәттә, Даян Мурзин кулы астында сугышкан элекке партизаннарның балалары һәм оныклары да активлык  күрсәтә, бу оешманың эшенә Ян Жижка бригадасы разведчигы полковник Ян Гронек нык ярдәм итә.

- Ян Жижка бригадасы һәм Даян Мурзинның сугыш

биографиясе өйрәнеп бетелгәнме?

– Юҡ, әлбәттә! Бездә, ягъни Русиядә һәм Башкортстанда басылганнары Даян Баян улының “Дошман тылындагы фронт” (2005) исемле истәлекләрен кабатлаудан гыйбарәт. Башта мин үзем дә Европаның 11 иленә хәрби бурыч белән юлланылган совет разведчиклары һәм диверсантлары оештырган партизан отрядлары һәм алар алып барган сугышлар хакында барысы да язылган һәм нокта куелган икән дип уйлаган идем. Хаталанганмын икән. Ул бөтенләй өйрәнелмәгән булып чыкты. Кулыма каләм алырга бу да этәрде дип әйтә алам. Өстәп, үз гаиләбездән гади генә мисал китерәм. Сугышка Колмөхәммәтовлардан алты кеше китә, аларның берсе әтиемнең бертуган абыйсы Рәхмәтулла Фәткулла улы разведчик- десантчы була һәм дошман тылына ташлана. Әмма ул тере чакта бу хакта без берни дә белмәдек, чөнки  сөйләмәде. Әйткәндәй, Рәхмәтулла бабаем РФнең Гадәттән тыш илчесе, дипломат Азамат Рәхмәтулла улының әтисе. 1948 ел репрессия җилләре Фәткулла картәтиемнең бертуган энеләре - шагыйрь Якуп Колмыйга да,  хәрби журналист булып сугышкан Хисмәтулла бабаема да кагыла. Нәтиҗәдә, Хисмәтулланы Гулагка ташлыйлар һәм ул төрмәдән Сталин үлгәннән соң гына чыга. “Башкортстан”гәзитендә эшләп йөргән җиреннән шагыйрь Якуп Колмыйны да эштән куалар. Шулай булгач, Рәхмәтулла бабаем дошман тылында сугышуын ничек сөйләсен инде?! Шул ук Даян Мурзин да сугыштан соң эндәшмәгән, язмаган бит, мондагы архив документларында язылганча, бригада командирына сугыштан соңгы ун елда бер ни дә сөйләргә кушылмаган. Моны бригада разведчигы, полковник Ян Гронек та раслый, “сугыштан соң бер очрашканда Даян Баян улы миңа үзенең “сугыштан соң өй арестында утыруы турында сөйләде”, ди. Бу дөреслеккә туры килә, чөнки каһарман сугыштан соң Чехословакиягә тиз генә бара алмаган, Чехословакия бүләкләрен дә соңлап ала.

-Чехословакиядә күптән яшисез, күп укыйсыз. Чехлар, словаклар, сугыш вакытында ничек яшәгән, ниләр сөйли аласыз?

- Күп кешеләр белән сөйләшергә туры килде миңа. Милада исемле чех каенанамнан бу хакта сораган идем. Ул 1927 елгы иде. “Сугыш вакытында май булмады, маргарин ашадык,”- диде. Ул яшь кыз булган бит инде. “Танцыларга йөрү тыелды“,- дип тә сөйләде. Ул да миннән бездә ничек яшәүләре белән кызыксынды һәм мин ачлык, ялангачлыклар хакында сөйләгәч, “Русия белән чагыштырганда без күпкә яхшы яшәгәнбез икән... – дип аптырады, - бездә бит ауга да йөриләр иде, туризм да булды”, – дип куйды. - Әмма соңга таба Гитлер тыйды”.

- Инде бүгенге көннәргә кайтып, чехлар, словакларның төп үзенчәлекләре, Русиягә карата мөнәсәбәте турында да сөйләгезче.

- Чехлар да, словаклар да ирек,үзаллылыҡ яратучы, төгәл, эшчән, аралашучан гаҗәеп горур халык. Спорт, туризм аларның бала чактан канына сеңгән төп шөгыльләре. Чех халкына сугыш кирәкми, ил башына төшкән бар авырлыкны борын-борыннан гади халыҡ күтәргән. Шуңа мондагы гади халык Русия белән дуслык яклы. Әгәр инде бу дуслыкны бозарга тырышалар икән, монысы инде сәясәт. Аңлыйсыз инде, гади халык сәяси проблемалар тудырмый, аны югарыда утырганнар чыгара. Чехлар бердәм халык. Чит дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләренә барысы да уңай карый. Ул кеше телне мәдәниятне саклап яши икән, хуплыйлар, алар бер-берсен батыра яки уңышы өчен көнләшә торган кешеләр түгел.

– Чехиянең бүгенге тормыш-көнкүреше турында да сөйләшик әле: халыкның яшәү дәрәҗәсе ничек? Эшсезлек бармы?

-Эшсезлек кайда да бар инде ул, тик югары дәрәҗәдә түгел, хәтта төрле сәбәпләр белән урамда торып калган бомжлар да бар. Кем эшли – шул яхшы яши, хөкүмәт пособиесендә  утыручылар да күп. Мисал өчен, чегәннәр. Алар күп бала табалар да, эшләмичә өйдә утыралар. Хөкүмәт балаларны карый: киендерә, укыта, дәвалый һ.б. Гомум алганда илдә кара эштә эшләүчеләр (тимерче, каминьон(фура) водительләре, юл һәм торак төзүчеләр) җитешми, Украинадан, Польшадан килгән эшчеләрне яллыйлар.

Медицина өлкәсенә килсәк, врачлар, аеруча теш врачлары җитешми. Ул эшкә украинлылар килә, чөнки түбән хакка да эшләргә ризалар, ә үзебезнекеләр Германиягә һәм башка Европа илләренә китеп эшлиләр, аларга күбрәк түлиләр.

“Миңа Чехиягә барып эшкә урнашырга ярдәм итегез әле”, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Җавапны гәзит аша җиткерәсем килә: Чехиягә дә, Германиягә дә эш эзләп аларга якын Польша, Украина, Словакия һәм Балкан илләреннән килүчеләр ота, тик Русия кешеләре түгел. Русиялеләрне монда  зур проблемалар сагалый, шуны онытмагыз. Беренчедән, безне бер җирдә дә колач җәеп көтеп тормыйлар. Урнашып, яшәп китү, сәламәтлегегезне кайгырту өчен күп акча кирәк. Биредә сумнар түгел, бар да кроннар белән исәпләнә, бер крон дүрт сум тирәсендә тирбәлә. Яшәү дәрәҗәсе яхшы булса да, пандемия сәбәпле, хаклар нык артты. Эшләп тапкан акчагыз түләүләргә китеп барачак. Әле Европада гына түгел, бөтен дөньяда пандемия тудырган зур кризис бара. Коронавирус белән авырып китсәгез, нишләрсез? Европада сезгә, акча түләсәгез дә, бер аптекада да аспириннан башка дару сатмаячаклар. Инглиз, чех, словак телләрен белмәсәгез, бер ярдәмгә дә өмет итз алмыйсыз. Комьютердагы арзанлы тел укыту курслары, фатир һ.б. игъланнарга да ышанмагыз, аларның барысы да акча эшләүгә корылган.

- Ә сезнең кайтырға теләгегезҙ юҡмы?

-Мин бер вакытта да чит илгә китәрмен дип уйламаган идем. Германиядә ике оныгым үсә-аларга якын булу өчен кияүгә чыктым. Ун ел үткәч гражданство алу мөмкин балса да аласым килми. Чөнки кайчан да булса катачакмын.

Әйе, яшьләрнең күбесе укырга дип килә. Кызлар кияүгә чыга да, шунда яшәп кала. Чит илгә киткән кешеләр туган илен, туганнарын, туган йортын сагынып яши, аларны җаны икегә бүленгән. Мин үзем дә шулай.

Яшьләргә әйтәсем килә: әгәр чит илгә китзргә уйласагыз, барып, күреп, сынап карагыз, ошаса гына китәрсез, язмышыгыз үз кулыгызда!

         -Шуңа карамастан бездән Европага ел саен 60 меңнән артык кеше китә, бу нигә бәйле икән?

-Сәбәпләре күп һәм төрле, әлбәттә. Берсе - яхшы эш хакы алу, яшәү шарталының яхшы булуы кызыктыра.

Биредә халык үзмәшгульлек белән акча таба. Әлбәттә, хөкүмәткә күпмедер салым түлиләр. Салым түләүче кешеләргә үз эшен ачканда хөкүмәт ярдәм итә һәм яклый.

Җәмәгать транспортында элек бездәге кебек водительдән, яки киоскларда билет аласың. Барасы юлның озынлыгына карап хакы куелган.

Транспортка кергәндә этеш-төртеш юк, ирләр хатын-кыызларны, олыларны уздыра һәм урын бирә.

Гоумән, бездәге белән чагыштырганда аварияләр күп булмый.

Юл кагыйдәләрен бозучыларга, хәмер эчеп руль артына утырганнарга җәза каты, зур штрафлар салына, төрмәгә утыртулары да мөмкин. Пандемия вакытында битлексез йөргән өчен дә зур штрафлар салына, биредә таләпләр бик җитди үтәлә.

 

Сугыш хакында язудан туктарга иртәрәк әле!
Сугыш хакында язудан туктарга иртәрәк әле!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас