

Икенче Бөтендөнья сугышы башлануга – 80 ел, Даян Мурзинның тууына 100 ел тулуга багышлана.
Миләүшә Мотыйгулла кызы Чехияда ун бер ел яши. Гәзитебездә дөнья күргән мәкаләләре буенча сезгә дә яхшы таныш автор ул. Миләүшә ханым турында сөйләгәндә аны бер сүз белән бәяләп була – ул Чехиядә яшәүче Башкортстан патриоты. Эш шунда ки, оста каләмле журналист буларак, чит илгә киткәч тә эшчәнлеген туктатмый, Бөек Ватан сугышы тарихын, аерым алганда Кара генерал – Даян Мурзинның – көрәш юлын, Чехия халкының аңа карата хөрмәтен, моңарчы безгә билгеле булмаган хәлләрне ачыклап, барлап, язып бара. Моның өчен ул махсус рәвештә чех телен өйрәнгән. Шәхси вакытын, үз акчасын сарыф итеп, ул безгә бик кыйммәтле мәгълүматларны ачып бирерлек эшләр эшләгән һәм эшли. Миләүшә ханым бу хезмәтләренең электрон вариантын җыя, алдагы көннәрдә аларны музейларга бирү-тарату өчен туплый.. Бу бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Ул материалларны автор-эзләнүче тиешле дәрәҗәдә зәвыклы итеп, күпләгән данәләрдә әзерләп тапшырырга җыена. Бу материалларны Словакиягә дә алып барырга ният итә, чөнки Даян Мурзин башлап шунда сугышкан, шунда бригада командиры дәрәҗәсенә җиткән, үскән, Чехиядә дә каһарманнарча көрәшкән.
Миләүшә ханым белән без интернет челтәре аша бәйләнешкә кереп әңгәмәләштек. Дөресен әйткәндә, сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел, иң мөһим мизелләрне сезнең иътибарга да җиткерәбез, дуслар.
-Миләүшә ханым, без сезне Даян Баян улы Мурзин эзләреннән баручы журналист буларак беләбез. Бу тема өҫтендә кайчан эшли башладыгыз?
- 2011 елның маенда тормыш юлдашым Владимир Годбодка кияүгә чыккач, Чехиягә күчеп килдем. Ул адвокат булып эшләде, юридик фәннәр докторы, хәзер икебез дә пенсиядә. Иптәшем сәяхәт итәргә яратучы кеше булып чыкты– башта аның белән бөтен Чехияне йөреп чыктык. Аннары Словакия, Румыния, Венгрия, Болгария, Хорватия, Сербия, Австрия, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Швейцария кебек һ.б. Европа илләрендә булдык. Башкортстанга кайткан саен Русия буйлап сәяхәт итеп китәбез. Илебезнең барлык республикаларын һәм эре шәһәрләрен урап чыктык, Байкал күленә, Бурятиягә кадәр барып җиттек. Монголиядә 50 чакрым чамасы далаларны кыздырып йөрдек, Себер өлкәләрен, андагы зур елгалар, гидроэлектр станцияләрен, Достоевский утырган төрмә, Себернең эре шәһәрләрен карап, 21 мең чакрым юл үттек. Владивостокка барып җитәргә хыял бар иде, коронавирус комачаулады.
Юлда мин тик йөрмим:фотога, видеоларга төшерәм. Чит илдә булсынмы, үзебездәме – кайда булсам да совет солдатларына куелган һәйкәлләргә игътибар итәм. Аларны күрсәм, әйтерсең дә якын танышымны, туганымны күргәндәй булам. Тора-бара һәйкәлләргә тере кешегә караган кебек карый башладым: сәалм бирәм, догалар укыйм, туган илебездән сәламнәр әйтәм. Һәм... еламый калганым юк. Ни өчен дигәндә, Чехиядә генә дә 170 мең совет солдаты ятып калган. Ә алар бит кемнеңдер ире, әтисе, улы булгандыр... Уйлап карасаң, уелып китәрлек, шулкадәр кеше әтисез, улсыз, ятим калсын әле! Ә тоташ Европа буенча исәпләсәң, миллионнар бит, еламас җиреңнән еларсың!
Һәйкәлләр миңа фронтовик кызы буларак та якын. Шулай бервакыт Брно урамыннан трамвайда китеп барганда тәрәзә аша бер һәйкәл күреп калдым...Һәм төшеп калып, янына килдем. Карасам, “билгесез совет яугирләренә”дип язылган. Ә бит шушы “билгесез...” сүзе эченә күп мәгънә салынган: бу бит ятим үскән буыннар, ачлык, алда телгә алынган юклык, ирсез ил йөген тарткан , наз күрмәгән тыл апалары, ярлылык һәм шул сәбәпле халык кичергән нужалар һ.б. Польшада булган 500 һәйкәлнең 200е алып ташлануы да йөрәкне сызлата, ярый әле Чехиядә Конев һәйкәлен алып ташлаганнан соң туҡталып калдылар. Азгамы бу, юҡмы, билгесез. Мин үзем Д.Мурзин кебек Чехословакиягә хәрби бурыч белән ташланган разведчикларга куелган һәйкәлләрне дә алып ташларлармы дип курыккан идем. Әлегә шөкер, совет яугирләренең һәйкәлләре караулы, ел әйләнәсенә чәчәкләр тора, шәмнәр яндырыла.
Мин үзем фронтовик кызымын. Әтиемнең әтисе – Фәтхулла картәтиемне бер дә күрмәдем. Ул Белоруссия өчен барган сугышларда батырларча һәлак булган – Старосельский районына караган Староселье авылында туганнар каберлегендә җирләнгән, исем-шәрифе ташка чокып язылган. Шуларны уйласам, күзгә яшьләр тула...
Әтиемнең 9 Май бәйрәмендә митингтан соң елап кайткан мәлләрен яхшы хәтерлим. “Чехословакияне азат иткән өчен”медале дә бар иде, байтаҡ чех, украин сүзләрен белде, кайсы вакыт кызык күреп әйтеп ташлый торган иде. Андагы тормышны күргән бит инде. “Иии, кызлар, безгә Европадагы тормыш дәрәҗәсенә җитү өчен ай-һай күп гомер кирәк әле”, дияр иде. Күрәсең, Берлинга кадәр барып җиткәч, коточкыч сугыш җимереклекләрен күргән солдат илебезнең аякка басып, бил язуы өчен бик күп вакыт кирәк булачагын чамалаган инде. “Шушы сугыштан соң да сугышсалар инде...”– дип кабатлар иде.
...Ә бит сугыш җиле бүген дә исеп тора. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга – 76 ел тулды. Быелгы 2021 ел аеруча көчергәнешле һәм күңелсез вакыйгаларга бай булды. Менә, мәсәлән, быел гына Скандинавиядә зур метеорит төште һәм алар хәзер ешрак төшә башлады. Тасманиядә, Чехиядә августта кар яуды, бозлавык булып игеннәр юкка чыкты, җитмәсә, апрельдән сентябрьгә кадәр Европада, шул исәптән Чехиядә дә көн саен яңгыр явып, игеннәр череде. Нәтиҗәдә, азык-төлеккә хаклар 25-30 процентҡа кадәр күтәрелде. Июльдә су торнадасы күтәрелеп, Лондонда су басуын, Һиндстандагы яңгырлардан шешенеп, җирнең өскә калкуын, Гаитида, Кондор утрауларында җир тетрәүләр, әле тегендә, әле монда вулканнар атылуы, җирләр убылуы һәм шул сәбәпле кешеләрне һәлак булуы, елгаларның җир өстеннән югалып, җир астыннан ага башлавы, диңгез төбендә меңәр ел тын яткан вулканнарның кузгалуы, Германиядә, Голландиядә, Даниядә су басулар, Чехиядә торнадо аркасында тоташ бер зур касабаның җимерелп юкка чыгуы, Башкортстанда, Калифорниядә, Себердә, Канадада корылык сәбәпле, айлар дәвамында барган янгыннар эчендә җаны булган һәр кешене борчымый калмас.
Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең куз кебек бер янып, бер сүнеп ятканын да уйласаң, дөньяларның тыныч түгеллеген, тоташ планетада хаос, үзара ышанмаучанлык, дошманлыкның соңгы чиккә җитүен чамалау авыр түгел.
Боларның барысы да халыклар, илләр арасында зур стресс тудыра һәм тыныч яшәргә ирек бирми. Сугыш чыкмаган хәлдә дә, барыбыз да ниндидер курку, хәвефләнү тойгылары кичереп яшибез.
Кайсыбер илләр ачыктан-ачык күршеләреннән дошманлык эзли. Моннан ике ел тирәсе элек Чехиядә Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан И.С.Коневның һәйкәлен алып ташлау моның ачык мисалы булды. Минем дә әтием И.С.Конев армиясендә элемтәче булып сугышкан, “яхшы командир”ди торган иде. Шушы “яхшы командирның” һәйкәле кемгә комачаулады соң? Билгеле, океан артында яткан Америкага. Бу хәл Русия белән Чехия арасында аңлашылмаучанлык тууга сәбәп булды. Әйткәндәй, бу хакта әле 2010 елда Владимир Путин белән Братиславага барып кайткан Даян Баян улы Мурзин үзенең интервьюсында кисәткән иде. Әтисенең һәйкәлен алып ташлау Иван Степановичның кызы Наталья Коневага да нык авыр тәэсир иткән. Ул Чехия Республикасының бер гәзитенә биргән интервьюсында үзенең тирән борчылуын белдерде. (“Пражский телеграф”, 7 май, 2021).
Менә шуңа охшаш хәл-вакыйгалардан чыгып әйткәндә дә, сугыш темасына язуны туктатырга ярамый. Безгә сугышны онытырга иртәрәк әле. Социализм чорында сугыш темасын чагылдырган спектакльләр, кинофильмнар ешрак күрсәтелә иде. Бу гадәтне әле дә онытырга ярамый дип уйлыйм. Сугыш турында белү, тынычлык яулап һәлак булганнарны онытмау кешеләр, аеруча яшьләрдә туган иленә карата патриотик тойгылар уята –шуны онытмасак иде! Чех журналисты Юлиус Фучикның: “Кешеләр, уяу булыгыз!”дигән канатлы сүзләре бүген дә заманча яңгырый.
-Бүген Европада яшәүчеләр үзләрен кем коткарганын беләме?
- Әлбәттә. Заманнар үзгәрүенә аеруча өлкән буын вәкилләре борчыла. Алда әйтелгәнчә, инде 76 ел тыныч тормышта яшибез, хәзер сугыш ветераннары да бик-бик аз калды. Аларның балалары да картайды. Оныклары исә кырыкны узды. Бу бөтен җирдә, бөтен илләрдә шулай. Димәк, буыннар алмашынган саен кешеләрнең тормышка карашы да үзгәрә төшә. Бүген исә шул күзәтелә: яшь буынны картәтиләренең батырлыгы кызыксындырмый да кебек. Европада бу бигрәк ачык күренә. Мул тормышта яшәүче яшьләр сугыш турында бөтенләй диярлек белми. Тарих китапларында бу хакта кыска гына өзекләр укырга мөмкин. Моңа, әлбәттә, тарих китапларының күчереп язылуы сәбәпчедер, аның каравы, бүген Европаны,шул исәптән Чехияне дә америкалылар коткарган дигән фикер уздырыла. Элек Русиягә булган мәхәббәт һәм ихтирам хәзер океан артындагы Америкага күчте, чөнки Даян Баян улы яҙзганча:”...олы буын урынына сугыш күрмәгән яшьләр килде, социализм корылышы җимерелү белән ил хуҗалары тәртәсен капитализмга борды, ә власть башына сугыш күрмәгән, сугышка уен кебек караган яшьләр килде. Моның ачы сабаклары киләчәктә үзен күрсәтәчәк әле”(“Ватандаш”,№5, 2005).
Әйе, бүген телевизордан,радиодан элекке Чехословакияне коткаручылар, үз илендәге патриотлар һәм партизаннар турында да бик сирәк күрсәтәләр. Шулай да өмет бар. Словакия Республикасында, мәсәлән, башында Иржи Тесаж исемле элекке яугир улы торган оешма барлыкка килде. Нәкъ шушы оешма кышкы суыкларда бункерларда кунып, ачлык, авыруларга карамастан немецларга каршы диверсияләр оештырган ЯнЖижка партизаннары бригадасының данлы исемен яклап 2020 елдан башлап төрле чаралар, сугыш реконструкцияләре уздыра башлады. Коронавирус аркасында илләрара чикләр ябылгач, оешма совет яугирләре һәм партизаннарының һәйкәлләренә чәчәкләр салу һәм каберлекләрне тәрбияләү эшләрен үз җаваплылыгына алды. Оешмада бүген якты дөнъядан киткән Ян Жижка партизаннарының оныклары эшли. Бу бик сөенечле хәл, әлбәттә.
Үкенечкә каршы, пандемия сәбәпле, былтыр да, быел да шәхсән бер чарада да катнаша алмадым. Шулай да даими аралашып торабыз. Аларның эшләре турында халыкка сөйләргә теләк бар. Словакиядә фашизмга каршы көрәш союзы җитәкчесе Игорь Ковачек белән дә аралашып торабыз, ләкин беребез дә иртәгә ни булырын белми. Шулай да өметтән өзелмик.
-Сугыш темасына язган тәүге мәкаләгезне хәтерлисезме?
-Хәтерләми буламмы! Сугыш темасына багышланган тәүге мәкаләләрем рус, башкорт, татар телләрендә төрле елларда барлык гәзит-журналларда да басылып торды, ә менә Даян Мурзин турындагысы башлап 2010 елның май санында “Башкортстан панорамасы”басмасында чыкты. Анда шулай ук Таһир Кусимов, Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (А.Матросов), Н.Асанбаев, Я.Колмый,”Башкортстан”басмасында картәтиемнең бер туган энесе журналист Хисмәтулла Колмөхәммәтов, “Йәшлек”тә әтием Мотыйгулла Фәткулла улы Колмөхәммәтов,укытучым Сабирҗан Вильданов, Советлар Союзы Герое Р.Р.Бабушкин турында да яздым. Боларның барысы да миңа данлыклы Ян Жижка бригадасы турында язарга этәргеч бирде, тик шунысы кызганыч, Даян Мурзин турында ун ел өйрәнеп язган иҗат җимешемне бастырып, халыкка җиткерергә акча булмады. Әйе, Даян Баян улының китабын бастылар, анысына шатмын!
(Дәвамы бар).