

Күпләребезнең тормыш юлында – дуслар, танышлар, хезмәттәшләр, хәтта туганнар арасында шундый гаилә парлары булгандыр: дистә еллар никахта яшәп, балалар үстереп, тормыш авырлыкларын, бигрәк тә акчасызлык хәлләрен бергә-бергә үткәреп, балаларны аякка бастыргач, алар аерылышырга карар итә. Һәм мондый парлар соңгы елларда артканнан арта бара, диләр белгечләр.
Ни өчен тормыш сынауларын иңгә-иң куеп үткәргән гаилә башлыклары картлыкны бергә каршылаудан баш тарта? Ни өчен ныклы дип саналган, сыналган гаилә учаклары таркала? Сәбәпләре нидә?
Статистика шуны күрсәтә – 60 яшьтән соң аерылышулар элек еш очрый торган күренеш булмаса да, хәзер гадәти нәрсәгә әверелеп бара. Бер карасаң, әлбәттә, бу хәлләр бик тә гаҗәп тоела, чөнки ир өчен дә, хатын өчен дә, никахлары беренче булса, алар ким дигәндә ярты гомерләрен бергә үткәргәннәр. Бу елларны ничек онытырга мөмкин? Күзгә-күз карашып кичергән мизгелләрне – балалар туу, йорт тергезү, аны җиһазлау, башка шатлык-куанычлар турындагы истәлекләрне ничек хәтердән җуеп ташларга була? Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә – була икән.
Минем дәрәҗәдәге кеше түгел...
60 яшьтән соң аерылышуларның сәбәпләре төрле-төрле. Еш кына шулай да була – өйләнешкән парлар яшьлекләрендә бар тырышлыкларын салып, дөнья көтәләр, балалар үстерәләр, аларга лаеклы белем бирергә омтылалар, фатир сатып алалар, еллар дәвамында шуның өчен түлиләр... Һәм гомер көзенә якынлашканда бер-берсенә бөтенләй чит-ят булуларын аңлап, аптырап калалар. Балалар үскән, кайсы кая таралышкан. Һәрберсенең – үз гаиләсе. Йортта бушлык. Баксаң, йортта – җиһаз тулы бүлмәләрдә генә түгел, күңелдә дә бушлык икән. Бу очракта ир белән хатынга мөнәсәбәтләрне я яңадан корырга, я аерылышырга туры килә.
Балалар дигәннән, еш кына гаиләдә сабый тавышы яңгырамау да аерылышуга китерә. Яшьрәк вакытта: “Эшлик, аякка басыйк әле, карьера ясыйк” дип яши торгач, еллар үтеп киткәне сизелми дә калган. Әйләнеп карасалар, матди хәл яхшырган, хезмәт баскычыннан күтәрелгәннәр, ә балалар юк. Арытабан бергә булудан ни фәтвә?
Аерылышуга этәрүче еш очрай торган сәбәпләрнең тагын берсе – гаилә башлыгының эчүгә тартылуы. Яшьрәк чакта бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә, отпуск һәм ялларда гына “тоткан” гаилә башлыгы гадәттә көндәлек тормышта айнык була, эшли, гаиләсен туендыра, нормаль томыш алып бара. Ә пенсиягә чыккач, чикләүләр дилбегәсе бушый һәм “капкалап йөрү” гадәти хәлгә әверелә башлый. Нинди хатын бу хәлгә түзеп яшәсен? Түзгәне дә, түзә-түзә дә, чыдар әмәле калмагач, аерылышу турында уйлана башлый.
Сәбәпләрнең тагын берсе – ир-атның хыянәте. Мондый очракта аерылышуларның инициаторы булып башлыча хатын-кыз тора. Хатын-кыз хыянәтне авыр кичерә, яки бөтенләй кичерми. Монда яшьлек хыянәте дә, яңасы да булырга мөмкин. Ләкин! Бу хәл кайчан гына булса да беленә. Хыянәт ул – без кебек. Алай гына да түгел, без кебек тишә, тишә күңелне үтәли тишеп тә чыга. Һәм менә шул чакта ир-ат хатынының аның хыянәтен онытмавын һәм “сулга йөрүләр” өчен җавап бирергә вакыт җитүен аңлый...
Аерылышу сәбәпләре арасында уртак мәнфәгатьләр, уртак кызыксынулар булмавы шулай ук үзенә бер аерым урынны алып тора. Бу хәл яшьләргә дә, өлкәннәргә дә хас. Шушы урында күптәнге танышымның сөйләгәннәрен гәзит укучыларга да җиткерәсем килә: “Гомер буе югары вазифалар биләдем, - дип сөйләде ул миңа. – Яшем җиткәч, пенсиягә чыктым. Эшләмичә, йортта гына тора башлагач, хатынымның хезмәттәшләр мине ярты сүздән аңлаган сүзләрнең өчтән берен дә аңламавын белдем. Аның белән ни сәяси темага бәхәсләшеп, ни фәнни дискуссияләр, фәлсәфи диспутлар алып барып булмый. Шунда гына хатынымның минем дәрәҗәдәге кеше булмавын аңладым! Уйланып йөрдем-йөрдем дә, аерылышырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Үзем белән озак еллар бергә эшләгән ялгыз хезмәттәшем элек-электән мине ошатып йөри иде, шуның белән чәчләрне чәчкә бәйләдек. Мин дә канәгать, хатын да үз парын тапты шикелле...” Шулай да була, димәк.
Гаилә башлыкларының бер-берсеннән читләшүенә, гомер көзенә якынлашканда аерылышырга карар итүләренә түбәндәге сәбәпләр дә булыша:
“Романтика бетте...”
Бүгенге яшәеш, дөнья көтүләр, тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрне эшләп өлгерергә тырышу бертуктаусыз йөгерүне хәтерләтә. Туктап тын алырга вакыт юк. Боларның барысы да гаиләдә гармония югалуына – мөнәсәбәттә романтика, интимлык бетүенә китерә. Ир белән хатынның барлык сөйләшүләре “Өйдә ашарга ризык бармы?”, “Бәрәңге беткән, гаражга барып килмибезме?”, “Бу обойларны кайчан алыштырырбыз икән?”, “Бу атнада оныклар килә, нәрсәләр белән сыйлыйсы булыр икән?” дигәнгә кайтып кала. Мөнәсәбәтләргә җылылык өстәп торган төнге шәһәр буйлап йөрүләр, икәүдән-икәү генә кафега кереп утырулар, ике арадагы җылылык һәм бер-береңне аңлау еракта-еракта калган. Кызганычка каршы, хәзер шундый заманда яшибез – хисләргә чорналган мөнәсәбәтләрне интернеттан – социаль челтәрләрдән эзлибез.
2021 елның гыйнвар-май айларында Башкортстанда аерылышучылар саны 31,3 процентка арткан. Мәгълүматлар узган елның шул ук чоры белән чагыштырып алынды.
Гомумән, Русия буенча аерылышучылар саны быел 44 процентка - 251,9 меңгә кадәр арткан. Бу күрсәткеч соңгы җиде елда рекордлы булды. Аерылышулар буенча топ-ун төбәктә – Ингушетия, Чечня һәм Дагыстан: Ингушетиядә парлар - 3,5 тапкырга, Чечня һәм Дагыстанда – 2,1 тапкырга ешрак аерылыша башлаган. Шулай ук Карачай-Черкесиядә, Төньяк Осетиядә, Кабарды-Балкарда, Әстерхан өлкәсендә, Чувашия, Бурятиядә, Калмыкиядә аерылышулар арткан.
Әлбәттә, аерылышу – гаилә тормышының кайсы “срогы”нда булуга карамастан, бик күңелсез вакыйга. Ул һәрвакыт көчле тетрәнү белән бәйле, эмоциональ һәм психологик тигезлекне бозып кына калмыйча, сәламәтлекне дә сизелерлек какшата. Бу күңелсез вакыйганы тетрәнмичә кичереп булмый. Шуңа карамастан, психолог киңәшләре аерылышудан соң туган стресс һәм күңел төшенкелеген җиңәргә ярдәм итәр.
Ә иң яхшы – ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга, аңлашырга, тормышта булган уртак матур мизгелләрне хәтерләп, тормыш юлыннан иңне-иңгә куеп арытабан атларга үзегездә көч табарга тырышыгыз.
Бездә генә түгел, 60 яшьне узгач, чит илләрдә дә аерылышу очраклары күп. Статистика бу хакта нәрсә ди? Кайсы илләр бу җәһәттән исемлекнең өске баскычында? Күз салыйк.
Европада иң бәләкәй дәүләтләрнең берсе булган Люксембургта 500 000 меңләп кеше яши. Биредә ир белән хатын 21 яшьтән зурырак, ә никахларына 2 елдан күбрәк булса гына аерылышырга рөхсәт итәләр. Аерылышучыларның уртача яше – 40-55.
Гаиләләр таркалуына китерүче төп фактор – финанс кризисы.
Иң күп аерылышулар илнең романтик башкаласы Парижга туры килә.
Русия гаиләләре башлыча хыянәтләр, эчкечелек, ярлылык һәм наркомания аркасында таркала, диләр экспертлар.
Биредә зур акчалар алып эшләгән ир-атлар сирәк аерылыша. Шул ук вакытта күп акча алып эшләгән ханымнар да үзләренә тормыш юлдашын авырлык белән таба.
Иң аз аерылышулар булган илләр:
Һиндстан – 1%,
Чили – 3%, Колумбия – 9%, Мексика – 15%, Төркия – 22%.
Руфина Таҗиева.