

Билгеле булуынча, 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ипотека процентларын субсидияләү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Узган елларда ипотека кредиты алгач икенче балалары туган парларга да кредит процентларын яңадан карау мөмкинлеге булдырылды. Әлеге гаиләләр ипотека кредитының бары 6 процентын гына түләргә тиеш иде.
Бу дәүләт ярдәме чын мәгънәсендә куанычлы хәбәр булды һәм күпләр аны файдаланып калырга ашыкты. Тик, ни кызганыч, бәяләр дәүләт ярдәменнән дә тизрәк үсә. Туым кимүне туктату максатында беренче баласы туган гаиләләргә дә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Ташламалы ипотекадан тыш, ана капиталы программасы да ярдәмгә килә. Яшь гаиләләр, балалары тугач дәүләт субсидиясе алып, аңа кадәр зур процент белән алган кредитны каплый ала. Льготалы ипотека белән фатир алганда аның беренчел 20 процент түләвенә әлеге субсидияне күчерә алалар.
Фатир һәм шәхси йортларга хаклар артуны күз уңында тотып, 2020 елда кредитның күләмен 6 миллионга, ә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә 10 миллион сумга кадәр күтәрделәр. Кредит акчаларын икенчел торак сатып алуга тотыну да күпләргә ярдәм булды. Иң мөһиме, авыл җирендә яшәүчеләргә шәхси йорт төзү өчен 3 миллион сумга кадәр ташламалы ипотека биреләчәк.
Росстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елның сигез аенда республикада торак төзелеше узган елның шул чоры белән чагыштырганда 21 процентка арткан һәм 1,5 миллион квадрат метрга җиткән. Ел азагына ул 2,2 миллион метрга җитәр дип көтелә. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, быел төзелгән торакның 66,6 проценты шәхси йортларга карый. Димәк, авыл һәм шәһәр яннарында йорт төзү күләме күпфатирлы йортлардан да күбрәк башкарылган. Ташламалы “гаилә ипотекасы” программасын 2023 ел азагына кадәр озайту тагын да күбрәк гаиләгә үз йортлы булуга ярдәм итәчәк.
Махсус милли проект кабул итү дә төзелеш тармагындагы кытыршылыкларны бетерүгә юнәлтелгән. Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты тормышка ашырылып килә. Проектның төп максаты – ипотека кредитыннан файдаланып торак сатып алу (төзү) өчен мөмкинлекләр тудыру, торак төзү күләмен арттыру, шәһәр мохитен уңайлы итү, уңайлы шәһәр мохите формалаштыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру, яшәү өчен яраксыз торак фондыннан кешеләрне яңа фатирларга күчерү. Башкортстанда бу проектны тормышка ашыруга 6,4 миллиард сум акча бүленәчәк. Әлеге акчалар торак төзелешен 1,5 тапкырга арттырачак дип фаразлана. Шушы вакыт эчендә Башкортстанда, кимендә, 135 мең квадрат метр социаль торак төзелергә тиеш. “Торак-төзелеш тупланмасы” программасында катнашучылар 9 меңгә кадәр артачак дип көтелә.
Күпләр бу дәүләт ярдәме барлыгын белмиләр дә. Бу – безнең республиканың махсус программасы. Программаның максаты – торакка дигән акчаны банкка салып туплау һәм аның күләменә карап, дәүләттән акчалата ярдәм алу. Ул аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак 2019 елда эшли башлады. Ипотекага фатир алырга ниятләгән бар гаилә дә беренчел түләүгә акча җиткерә алмый бит. Бүген беренчел түләү – фатир хакының 15-20 проценты күләмендә. Фатирларга хак арткан саен беренчел түләүнең дә күләме үсә бара. Бу программада катнашырга теләк белдергән һәр кеше ай саен партнер банкның махсус исәбенә кимендә 3 мең сум күләмендә үз акчасын күчерә. Шулай итеп, 12 айга 36 мең сум җыела. Республика ярдәм йөзеннән шушы ук исәпкә шулай ук 36 мең сум кертә. Әлеге тупланган акчаларга банк елына 20 процент өсти. Шулай итеп, 4-5 ел эчендә ипотекага фатир алырга теләүчеләрнең беренчел түләүгә акчалары җыела. Кирәк сумма җыелгач, аны 6-7 процент белән бирелүче ипотека программасында катнашкан банкка күчерәләр. Әлеге банк 9 елга 1,5 миллион сум күләмендә займ бирә. Шунысы да бик уңайлы, әлеге акчалар белән Башкортстанның теләсә кайсы шәһәр һәм районында фатир алып була.
2021 елда 2,4 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында – икенче, Русия буенча җиденче урында тора. Русия буенча уртача алганда торак төзелеше үсеше темплары узган елда 2,3 процент булса, Башкортстанда бу күрсәткеч 3,4 процент тәшкил иткән.
Әйткәнемчә, гыйнвар-август айларында Башкортстанда 1 миллион 776 мең квадарт метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Бу 22 мең 700 фатир дигән сүз. Төзелеп тапшырылган фатирлар күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Быел кредитлар ярдәме һәм үз акчаларына якташларыбыз 10 мең 530 шәхси йорт салып кергән. Аларның гомум мәйданы
1 миллион 190 мең квадарт метр тәшкил итә. Үсеш 9,4 процент дигән сүз. Ни кызганыч, быел төзелеш материалларына хакларның кинәт үсүе аркасында киләсе елда мондый күрсәткечләргә ирешү бик авыр булачак. Чөнки халыкның алдан туплана килгән төзелеш материаллары да бетте, тупланган акча “мая”сы да кимеде.
Өй салуның ние бар, чутлыйсы да мүклисе, дисәләр дә, йорт төзергә ниятләгән гади кешегә берничә ел алдан төзелеш материаллары туплый башларга кирәк. Мисал өчен, күп кенә танышларыма һәм үземә дә нәкъ шулай эшләргә туры килде. 2020 елда йортның икенче катын һәм янкорма төзер өчен 2019 елда ук кирпеч, шлакоблок, бруслар һәм такталар алып куйдым. Төзелешне быелга калдыручылар үкенделәр һәм аларга бик авырга туры килде. Әлеге дә баягы, хакларның кинәт өскә үрмәләвеннән. Мисал өчен, мин кирпечне 12 сум белән алдым – ул 20 сумга күтәрелде, шлакоблокны 34 сумга алдым, ул 65 сумга җитте, мин алганда тактаның бер кубометры 8 мең сум булса, быел аны 18-20 мең сум белән саттылар, түбә калаен квадрат метрын (профнастил) 270 сумга алып калган идем, агымдагы елда ул башта 800, аннары 1200 сумга кадәр кыйммәтләнде, профиль торбалар, кадак, саморезлар хакы икеләтә өскә сикерде.
Күрүегезчә, түбә калае 350 процентка артык бәя белән сатыла башлады. Моны бар дөньяда тимергә хаклар артуы белән аңлатырга тырышалар. Соң без чит илдән металл сатып алмыйбыз ләбаса, үзебез миллионнарча тонна читкә сатабыз. Шулай булгач, безнең халык өчен аның хакы нигә артырга тиеш? Русия финанс министрлыгы хакларны кинәт арттырганнары өчен металлургия компанияләренә 100 миллиард сум күләмендә штраф салып, ул акчаларны ил бюджетына кайтарачагы хакында карар кабул итте итүен. Тик йорт төзүчегә аннан ни файда? Ул бюджетка килгән акчаларны аңа кем кайтарыр? Ипотека һәм кредит бирүне көйләгән дәүләт программалары бик яхшы, әлбәттә. Балалы гаиләләргә фатир алу өчен дәүләт ярдәме дә кирәк һәм бик вакытлыча. Ә бала табарга теләп тә балалары булмаган гаиләләргә, яки башлангыч түләүгә акча җиткерә алмаган яшь гаиләләргә кем ярдәм итәр? Аларның күбесе фатир яки үз йорты булмаганга күрә дә бала табуны кичектереп торырга мәҗбүр. Демографияне кайгыртканда аларны да онытырга кирәкми, минемчә.
Узган елда мин йорт салганда ярдәм иткән прораб һәм төзүчеләр бригадасы җитәкчесе белән яңарак очрашырга туры килде. Эшләр ничек, төзелешкә заказлар күпме, дип кызыксындым.
– Быел әле эшләр яхшы гына барды, заказларсыз, эшсез утырган көннәр дә аз булды. Әмма киләсе елда заказларның азаячагын әле үк сизеп торабыз. Менә син 2020 елда эшләнәсе төзелешеңә 2019 елда ук материаллар алып куйган идең. Быел йорт төзүчеләргә 2020 елда очсыз вакытта туплап өлгергән материаллары ярдәм итте. Киләсе елда мондый җанлылык булыр дип уйламыйм. Бәяләр бик нык артты, әле дә күтәрелә.
Бәяләрнең күпмегә артачагын якынча да фаразлап булмый. Акча җыеп, быел йорт салырга җыенган кешеләргә бик авырга туры килде. Узган елларда йорт салырга дип исәпләнгән акча быел аның диварларын күтәрергә генә җитте. Күпләр йортларының түбәләрен дә яптыра алмадылар. Чөнкти такта һәм брусларга хак – 250, ә түбә калаена 350-400 процентка күтәрелде. Менә мондый хәлләр бәя артуга да, базардагы дефицитка да китерә. Узган ел гади генә бер катлы йорт 3 миллион сум торса, бүген ул 5-6 миллион сумга баса. Күпләр идәнгә ламинат урнаштырыр алдыннан 12 миллиметрлы йомычка фанера җәйдерә. Узган елда ул 480-500 сум тора иде, быел – 2000 сум. Унга ун үлчәмле өйнең түбәсе өчен калайга гына да 200 мең сум кирәк, аның янына 120 мең сумлык тактасы, брусын исәпләргә онытмыйк. Калай астындагы япма, саморезлар да икеләтә кыйммәтләнде, түбә ябучыларның хезмәт хакын да кушып исәпләгәндә бер түбә яптыру өчен 600 мең сумлап акча кирәк. Яңа төзелгән шәхси йорт кварталларын искә алырсыз әле, быел аларның күбесенең түбәләре ябылмыйча калды. Бүрәнә бураларның да хакы икеләтә артты. Киләсе елда хәлләр яхшырыр дигән өмет юк. Алдагы елларда чутсыз акчасы булганнар гына өй төзеп керә алачак, – диде таныш төзүчем.
Менә шундый күңелсез саннар. Металл үзебезнеке, кирпеч заводларыбыз җитәрлек, агачка бай урманнарыбыз өскә аварга тора. Шул ук вакытта хаклар көннән-көн үсүгә таба бара. Ни өчен шулай?
Фото: Башинформ