

Көзге чакырылыш кысаларында хәрби эшелон составында гражданнарны хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте. 100дән артык егетләребез Ерак Көнчыгышка юл алды. Яшьләр хәрби бурычларын коры җир гаскәрләрендә үтәячәк.
“Армия ир-егет өчен тормышында яңа бит тә, шул ук вакытта җитди сынау да. Сезгә, хөрмәтле призывниклар, әйбәт хезмәт итәргә телим. Армиядә бер-береңә ярдәм итү, булышу мөһим. Бер-берегезгә ярдәм итегез һәм исән-имин туган якларга әйләнеп кайтыгыз”, – дигән теләкләр теләде егетләргә республиканың хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич.
Юлга чыгар алдыннан призывникларның барысы да коронавирус инфекциясенә тестлар тапшырды. Егетләр медицина битлекләре, бахилалар, бактерияләргә каршы чаралар һәм кием-салым, азык-төлек белән тәэмин ителде.