

Башкортстан табиблары эштә алган җәрәхәтләр өчен беренче түләүләрне алдылар.
Уфа, Кумертау, Белорет һәм Кырмыскалы поликлиникаларының хезмәткәрләре сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзыннан матди ярдәм күрсәтү программасы буенча беренче түләүләрне алды.
Амбулатор-поликлиника звеносы, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм стоматология поликлиникалары хезмәткәрләре өчен профсоюз программасы бу елның июнендә эшли башлады. Бу вакыт эчендә тармакның 20 581 хезмәткәре профсоюз сертификатларын алды. Беренче “страховка” түләүләре профсоюзның биш әгъзасына түләнгән.
Положениене эшләгәндә нигезе итеп Профсоюзда 2010 елдан бирле гамәлдә булган түләүләрне исәпләү системасы алынган. Әйтик, производствода имгәнгән очракта, шул исәптән өченче затларның гамәлләре нәтиҗәсендә, профсоюз әгъзасы, чиренең ни дәрәҗәдә авыр булуына һәм дәвалануның дәвамлылыгына карап, 20 мең сумга кадәр өстәмә акча алачак. Җәрәхәтләнүнең һәр очрагы эш бирүче тарафыннан мәҗбүри тикшерелергә тиеш, профсоюз әгъзасының эшкә сәләтсезлегенә китергән очраклар гына карала.