Җәмгыять
19 Ноября 2021, 11:25

19 ноябрь тарихта

Онытырлык түгел ул көнне?

19 ноябрь тарихта19 ноябрь тарихта
19 ноябрь тарихта

 

Онытырлык түгел ул көнне?

 

Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне

Башта бу бәйрәм Артиллерия көне дип атала. Ул 1942 елның 21 октябрендә  Сталинград янында артиллеристларның немец гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә игълан ителә. 1964 елда бәйрәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип үзгәртелә. Сиксәненче еллар ахырында аны ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрәләр. 2006 елдан  аерым – 19 ноябрь көне билгеләнә.

Пыяла сәнәгате хезмәткәрләре көне

Бу һөнәри бәйрәм Русиядә 2000 елда пәйда була. 19 ноябрь – Михаил Ломоносовның туган көнендә билгеләп үтелә, чөнки  бу күренекле галим –  пыяла  һәм фарфорны химик юл белән җитештерү идеясенең авторы. Аның ачышлары нәтиҗәсендә Русиядә төсле пыяла, фарфор савыт-саба, шулай ук пыяладан картиналар җитештерелә башлый.

 Бөтендөнья бәдрәф көне

БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән 2013 елда гамәлгә кертелә.  Бүгенге көндә Җир йөзендә  4 миллиардка якын кеше чиста эчәр суны һәм гигиена әйберләрен кулланудан мәхрүм.

  Бөтендөнья фәлсәфә көне

Бу дата 2005 елда БМО тарафыннан ЮНЕСКОның Парижда үткәрелгән 33 нче генераль конференциясендә игълан ителә. Ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә әлеге оешмада әгъза булып торган 70 дәүләттә билгеләп үтелә.

Эшмәкәрлек

34 ел элек (1986) СССР да “Шәхси хезмәт эшчәнлеге турында”гы Закон кабул ителә.  Моңа кадәр Советлар Союзында 60 елдан артык   эшмәкәрлек рөхсәт ителми, ачыкланган очракта административ яки җинаять җәзасына тартыла.  Әлеге закон нигезендә төп эштән буш вакытта шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Әмма башкаларны яллап эшләргә рөхсәт ителми. Әмма мондый ирек кулларыннан эш килгән кешеләргә зур табыш китерми, чөнки  кооператорларның шәхси керемнәренә бик зур күләмдә салым салына.

 Сталинградтагы һөҗүм

78 ел элек (1942) Сталинградта “Уран” дип аталган  стратегик  һөҗүм башлана. 1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана. Сталинград янындагы контрһөҗүмдә өч фронт катнаша. 19 ноябрьдә — Көньяк-Көнбатыш һәм Дон фронтлары, ә 20 ноябрьдә Сталинград фронты һөҗүмгә күчә. 23 ноябрьдә Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронты гаскәрләре очрашып, Германиянең 6нчы коры җир һәм 4нче танк армиясен (22 дивизия, 300 меңнән артык кеше) чолганышта калдыра. Бу операциядә артиллерия гаять мөһим роль уйный.

Операция барышында батырлык күрсәткән өчен 55 хәрби часть орден белән бүләкләнә. 100 дән артык солдатка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сталинград янындагы җиңү Бөек Ватан сугышын тамырдан үзгәртә. Нәкъ Сталинград сугышында безнең күпләребез үзләренең якыннарын югалткан. Онытырлык түгел бу көн!

Фото: infourok.ru, klike.net

19 ноябрь тарихта
19 ноябрь тарихта
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас