

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа 2022 елны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Якын арада хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә төрле ведомстволар вәкилләреннән торган оештыру комитеты төзеләчәк.
БР хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылган документка ярашлы, оештыру комитеты уку алдынгылары булган укучыларга, спортчыларга, сәнгать тәрбияләнүчеләренә, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның балаларына, инвалидлыкка ия, ата-ана тәрбясеннән мәхрүм калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр өләшүне тәэмин итәргә тиеш.
Барлык бәйрәм чараларын да COVID-19 белән көрәш буенча эпидемиологик нормаларны үтәп үткәрү шарт. Бәйрәмне оештыру өчен акчалар төбәк бюджетыннан һәм муниципаль казнадан алыначак.
Чыганак: bashinform.ru