Җәмгыять
18 ноябрь 2021, 06:50

Түләүсез консультация алып була

 “ПРОСТО  ПРАВО”  онлайн кабул итү бүлмәсе турында онытмагыз.

Түләүсез консультация алып булаТүләүсез консультация алып була
Түләүсез консультация алып була

19 ноябрьдә Башкортстан халкы "ПРОСТО ПРАВО" онлайн-кабул итү бүлмәсендә түләүсез консультация ала алалар.

      Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан Русия юристлары Ассоциациясенең Башкортстан  бүлеге  республика  халкын "ПРОСТО ПРАВО" онлайн-кабул итү бүлмәсендә түләүсез консультация алырга чакыра. Теләге булган гражданнарга  консультацияләрне суд приставлары, БР дәүләт юридик бюросы, БР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле  вәкилләр күрсәтәчәк.

Теркәлү өчен +789177600204 телефон номеры буенча шалтыратырга, яки электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: alrf-rb@mail.ru

Онлайн-кабул итү бүлмәсе 11.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас