

— Без төбәкнең социаль өлкә учреждениеләре автопаркларын даими рәвештә яңартуның күркәм традициясен дәвам итәбез. Бу - шәһәр җәмәгать транспорты, мәктәп автобуслары, махсус медицина машиналары һәм башка техника, — диде Радий Хәбиров. — Бүген без тапшыра торган ашыгыч ярдәм автомобильләре — Ульяновск автозаводының внедорожниклары, шуңа күрә аларны авылларга җибәрәбез. Алар урындагы халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә яхшы ярдәм булыр дип ышанам.
Ун машинадан торган партияне федераль бюджет акчасына сатып алганнар. Алар иң катлаулы юл шартларында эшләүгә исәпләнгән. "УАЗ"лар хезмәт күрсәтүдә талымсыз, чыдам һәм дөрес карау булганда күп еллар хезмәт итәчәк.