Җәмгыять
16 ноябрь 2021, 08:40

Әниләр зарланды

Алар Радий Хәбировка нәрсә диделәр?

Әниләр зарландыӘниләр зарланды
Әниләр зарланды

Башкортстанда  яшәүче  әниләр, балаларына  алимент алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, төбәк башлыгына мөрәҗәгать иткән. Зарланучы әниләрнең сүзләренә караганда, бурычлар миллион сумнарга якынлаша, ә суд приставлары берни дә эшли алмый — әтиләр  нибары берничә йөз сум гына  җибәрә икән.

    "Зинһар өчен, киңәш итегез, кая мөрәҗәгать итәргә? Ирнең алиментлар буенча бурычы 1,2 млн. сумнан артык. Аена  300-400 сум җибәрә.  Ә калганы ничек? Приставлар берни дә эшли алмый. Инде балага 18 яшь тула”, - дип мөрәҗәгать иткән Елена Минһаҗева.

    “Ирнең алиментлар буенча бурычы 977 000 сум. Кая мөрәҗәгать итәргә дә  белмим. Кайда гына язып карамадым, бернинди чаралар күрелми", - ди Альбина Әбсадыкова.

     Әниләрнең бу мөрәҗәгатьләре – алиментлар  мәсьәләсе буенча беренче генә мөрәҗәгать түгел. Проблема актуаль, бурычлар арта бара, чөнки аларны  түләтү буенча ышанычлы механизм юк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас