

15 ноябрьдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров полиция генерал-лейтенанты, күренекле дәүләт эшлеклесе Артур Әхмәтхановны искә алып, аның һәйкәле янына барды.
Шулай ук очрашуга БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, Русия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең республика идарәсе башлыгы полиция генерал-майоры Александр Бурдо катнашты.
Башкортстан башлыгы Артур Әхмәтханов һәйкәленә чәчәкләр салды. Артур Фарваз улының тол хатыны Фидалия Фәнил кызы һәм улы Азаматның хәлләрен сорашты. Радий Хәбиров аларга сабырлык һәм сәламәтлек теләде.
Белешмә: Башкортстанның асыл улы уголовный розыск оперуполномоченныеннан алып Эчке Эшләр министрлыгының төбәк идарәсе җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтте.
Артур Әхмәтханов озак еллар Башкортстанда ЮХХДИне һәм иҗтимагый хәвефсезлек милициясен җитәкләде, үтерүче, караклар һәм башка җинаятьчеләрне эзләү белән шөгыльләнде. 2018 елның октябрендә ул туган республикабызга кайтты, ул чакта барлык көч структуралары эшчәнлеген күзәтүче вице-премьер вазифасын башкарды.
Озак вакыт авырганнан соң 2019 елның маенда вафат булды.