

Бүген, 15 октябрьдән, республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия халык санын алуның якынча нәтиҗәләрен әйтте. Аның сүзләренә караганда, төбәктә 4,1 млн.нан артык кеше халык санын алуда катнашкан.
Башстат җитәкчесе Әкрам Ганиев республиканың халык санын алуда катнашу буенча лидерлыкка керүен әйтте. Ул искәрткәнчә, башлангыч нәтиҗәләр киләсе ел башында билгеле булачак, ә соңгы нәтиҗәләр – 2022 ел ахырында.
- Башкортстан республикасы халык саны буенча илдә 7 урында тора. Без бик күп «төньяк пенсионерлары»н теркәдек. Алар үз йортларында һәм фатирларында яшиләр, ләкин аларның теркәлү элеккегечә яшәү урыны буенча саклана. Халык санын алу уңышлы үтүендә мәгълүмати-аңлату эшләре актив алып барылуы зур роль уйный.
Соңгы хәбәргә караганда, халыкка мәгълүмат җиткерү буенча республика барлык төбәкләр арасында өченче урында тора. Безнең республикада халык белән актив эшләү - бүгенге көнгә кадәр шалтыратулар һәм шул исәптән халык санын алучыларга рәхмәт сүзләре "явып" торуы шул хакта сөйли.