

Һава торышының кинәт үзгәрү шартларына бәйле, Дәүләт юл инспекциясе идарәсе автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен катгый үтәргә, юлда машиналар арасындагы дистанцияне сакларга, шулай ук билгеләнгән чикләрдән артмаган тизлектә йөрергә киңәш итә.
Кинәт үзгәрүчән һава шартларында җәяүлеләргә юл кичүләрендә сак булырга кирәк, аеруча машина юлын кичкәндә. Юл читләрендә тулы күренүне тәэмин итү өчен яктырту чагылдыргыч элементларны куллану мөһим. Киемнәргә һәм балаларның рюкзакларына беркетелгән махсус яктырткыч тасмалар хәвефсезлек һәм гомерләрне саклауның нигезе икәнен онытмыйк. Алар күп җирдә сатыла һәм нибары 10 -15 сум гына тора.