Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 05:13

Яңа ел җиткәне сизелә башлады

Уфаның “Волна” паркына керү мәйданында Яңа ел чыршысы куелды.

Яңа ел җиткәне сизелә башладыЯңа ел җиткәне сизелә башлады
Яңа ел җиткәне сизелә башлады

11 ноябрьдә, “Волна” паркында булачак кышкы бәйрәмнең төп атрибуты - Яңа ел чыршысы куелды. Нижегородкадан китерелгән чыршының биеклеге 25 метр, авырлыгы 3 тонна. Аны Ленин районындагы Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре озата килгән. Район төзекләндерү хезмәте хезмәткәрләре аны урнаштырып куярга да өлгергәннәр.

Шәһәр хакимиятендәге оператив җыелышта, Уфа мэры Сергей Греков һәр боз шәһәрчегенең мөһим компонентларына игътибар итәргә кушты.

“Эшкуарларыбыз белән бик күп эш башкарырга кирәк. Боз шәһәрләрен ачу графигы шәһәр сайтында урнаштырылырга тиеш. Боз шәһәрчекләре кирәк булган бар нәрсә белән тәэмин ителүен исәпкә алырга кирәк, шул исәптән бәдрәфләрләр белән дә. Узган елдагы җитешсезлекләр кабатланырга тиеш түгел. Кирәгенчә чүп контейнерлары  урнаштырылырга һәм җәмәгать туклану пунктларының эше тәэмин ителергә тиеш ”, диде башкала хакимияте җитәкчесе Сергей Греков.

Чыганак: Башинформ

Фото: Уфа шәһәре хакимияте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас