

11 ноябрьдә, Башкортстан Хөкүмәте банк җәмгыяте вәкилләре белән республика төзүчеләрен проект финанслау һәм банк гарантияләре бирү буенча эшлекле очрашу уздырды. Очрашуны Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров алып барды.
Ул максатларга ирешүнең мөһим шарты - төбәктә нәтиҗәле эшләүче финанс секторы булуын, моның беренче чиратта торак төзелешенә кагылуын ассызыклады.
"Төзелеш күләмен арттыру өчен, төзүчеләр һәм банклар арасында эффектив бәйләнеш кирәк", диде Андрей Назаров.
214-нче Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, эскроу счетлар уртак төзелеш өчен акча алуның хокуклы ысулы икәнлеген искә төшерде, хөкүмәт рәисе.
- Хәзерге вакытта проектны финанслау республикада актив кулланыла. Гомумән, бу механизмны куллануда уңай тенденция бар. Узган елның ноябрендә, төзүчеләр якынча 44 процент эскроу счетны җәлеп итү механизмын кулланган булса, хәзер ул 70 проценттан артып китә”, диде Андрей Назаров.
Республика Хөкүмәте аппарат башлыгының беренче урынбасары Марина Долич, дәүләт контрактларын тәэмин итү өчен банк гарантияләре кирәклеге турында чыгыш ясады.
Ул әйтүенчә, 2020 ел ахырында һәм агымдагы елның 10 аенда, эскроу системасы буенча, республикада гомуми күләме 187 миллиард сумнан артык булган 450 меңгә якын килешү төзелгән. Шул ук вакытта, контрактларның гомуми санының 10 проценттан да кимрәк өлеше банк гарантиясе белән тәэмин ителә.
- Мондый мәгълүматлар банк сатып алуларының дәүләт сатып алулары секторына һәм җәмәгать мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә кагылышлы эшләрдә актив катнашмавын раслый. Без бу юнәлештә эшләргә тиешбез, - дип ассызыклады Марина Долич.
Очрашу азагында, Андрей Назаров берничә тәкъдим әзерләргә кушты, алар социаль объектлар төзелешенә кагылышлы гаризаларны карау вакытын кыскартырга мөмкин. Мисал итеп, ул республикада клиник һәм диагностик йогышлы авырулар үзәкләрен төзү тәҗрибәсен китерде.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru